Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин Төркиядә шигырь фестивалендә катнаша

Төркиянең Элязыг шәһәрендә 29 ноябрь – 1 декабрь көннәрендә «Hazar şiir akşamları» исемле шигырь фестивале үткәрелә. Егерме җиденче мәртәбә оештырылган бу чарада быел Төркиянең үзеннән, Азәрбайҗаннан, Үзбәкстаннан, Кыргызстаннан, Төньяк Кипрдан, Косоводан, Ираннан, Македониядән 20ләп шагыйрь катнаша. Фестивальнең төп максаты – төрки дәүләтләр һәм төбәкләр арасындагы багланышларны ныгыту, төрки әдипләрне берләштерү. Иҗади очрашулардан, дискуссияләрдән, әдәби кичәдән торган эш программасы быел Төркия шагыйрьләре Зыя Күкалып, Нури Пакдил, Азәрбайҗан шагыйрәсе Гәнирә Пашаева иҗатларын күз уңында тотып төзелгән. Фестивальдә катнашучылар арасында татар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рүзәл Мөхәммәтшин дә бар.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Дек
2
Ср
Дек
9
Ср
Һидият Әширов
Дек
14
Пн
Рамиль Сарчин
Дек
15
Вт
Гөлзадә Әхтәмова
Дек
17
Чт