
Әлфия Ситдыйкова Яр Чаллы шәһәренең “Эврика” мәдәният үзәгендә “Ак калфак” оешмасы хатын- кызлары белэн очрашты. Оешма җитәкчесе Фирдүсә Фәнәвис кызы Әюпова хатын-кызларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, үзенең теләкләрен җиткерде. «Әлеге чара “Дөнья тәгәрмәче” китабым хакында сөйләшүне күздә тотып оештырылган иде. Киләчәктә дә язучы сүзенең кыйммәте кимемәячәк дигән ышаныч артты,»- дип уртаклаша Әлфия ханым.
Яңа комментарий өстәргә