Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шагыйрә Илмира Гыймаева “Иҗат җанлы татар кызы” исемендәге үз премиясен тапшырды

Саба районы Байлар Сабасында яшәп иҗат итүче шагыйрәбез Илмира Гыймаева “Иҗат җанлы татар кызы”(Татар егете) исемендәге үз премиясен быел да туган авылы мәктәбенең ике чыгарылыш укучысына тапшырды. Мәктәп директоры Илдар Фәнис улы Ханнанов авылдашына “Рәхмәт хаты” тапшырды.”Сезнең йөрәк түреннән чыккан шигырьләрегез киләчәк буынны тәрбияләүдә зур урын алып тора” дигән юллар да бар “Рәхмәт хаты”нда. Илмира Гыймаеваның чыгышы туган телебезне саклау, яклау, кадерләү, ярату һәм хөрмәт итү турында булып, яңа гына табадан төшкән “Татар телем шиңмәс гөлем” шигыре белән тәмамланды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева