Танылган шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының маркетинг буенча урынбасары Гөлүсә Батталовага «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. Бу хакта «Интертат» хәбәр итә.
Аңа әлеге дәрәҗәле исемнең билгесен Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов тапшырды.
Ленар Хәкимҗанов театрның «Намус эше» премьерасына килгән иде. Театрның бу драмасы Советлар Союзы герое, шушы як егете Гани Сафиуллин шәхесенә багышланган.
Гөлүсә театрга бүләген кабул итеп алырга 5-10 минутка гына йөгереп килгән иде. «Миңа бу исем бирелү турында нәкъ менә кадерле театрымда игълан ителүе һәм шушы сәхнәдән тапшырылуы кадерле», – диде ул котлауларыма рәхмәт әйтеп.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/sagyira-golusa-battalovaga-tatarstannyn-atkazangan-sangat-esleklese-iseme-birelde-5930900

Яңа комментарий өстәргә