Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

“Шәрыкъ” клубында шагыйрә Наилә Яхинаның иҗат кичәсе булды

29 нчы май көнне “Шәрыкъ” клубында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе , композитор, шагыйрә, телерадиожурналист Наилә Яхинаның иҗат кичәсе булып узды. Клуб залы тамашачылар белән тулы булды. Бу искиткеч җылы кичәдә авторның җырларын танылган артистлар Айгөл Гардисламова, Рөстәм Егоров, Регина Сәйфи, автор үзе һәм сәнгатъ мәктәбендә белем алган сәләтле балалар башкардылар. Кичәдә күренекле шагыйрә Рифә Рахман да шигырьләрен яңгыратты, иҗатташ дусты, драматург Хәбир Ибраһим Наилә турында матур истәлекләр сөйләде, легендар татар фокуснигы Альберт Гаделнең, музыкантлар Раушания Җиһангирова, Фатих Котлы, якташы, шагыйрә Галия Гайнетдинованың чыгышлары да тамашачылар күңеленә хуш килде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Июн
27
Сб
Алексей Остудин
Июл
4
Сб
Әлфирә Низамова
Июл
7
Вт
Июл
8
Ср
Июл
9
Чт
Гүзәл Галләмова
Июл
11
Сб
Ольга Журавлева