Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Шәриф Камал исемендәге премиягә гаризалар һәм эшләр кабул ителә

Шәриф Камал исемендәге премиягә дәгъва кылучылардан гаризалар һәм эшләр кабул ителә. Быел премиягә 14 — 30 яшьлек язучылар һәм тәрҗемәчеләр дәгъва итә ала. 2 номинация һәм 2 яшь категориясендә (14-20, 21-30 яшьлекләр) барысы 4 премия тапшырылачак. Һәр премиянең күләме — 50 000 сум.

  • Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Татар китабы йорты 2020 елдан башлап ел саен Шәриф Камал исемендәге Әдәби премия лауреатларын барлый. Премиянең максаты – татар телендә проза жанрын үстерүгә булышлык итү, әдәби тәрҗемә юнәлешен активлаштыру, яшь һәм өметле авторларны һәм тәрҗемәчеләрне барлау.

Проза юнәлешендә күләме 20000 тамгадан артмаган хикәя яки новеллалар, яисә күләме 40000 тамгадан артмаган повесть яисә «нон-фикшн» стилендәге проза әсәрләре кабул ителә.

Тәрҗемә юнәлешендә 2022 елда Шәриф Камалның «Ата» хикәясенең инглиз, немец яисә төрек теленә тәрҗемәләре кабул ителә.

Гаризалар һәм эшләр kamalpremiyese@yandex.ru электрон почтасына агымдагы елның 25 декабренә кадәр җибәрергә кирәк. Оештыру комитеты карары белән эшләрне кабул итү вакыты озайтылырга мөмкин.

Бәйгедә катнашучыларның эшләренә атаклы язучылар һәм тәрҗемә белгечләре бәя бирәчәк. Премия лауреатлары Татар китабы йортында 2023 елның февралендә, Шәриф Камалны искә алу чараларында игълан ителәчәк.

Шәриф Камалның «Ата» хикәясен «Интертат» сайтындагы сылтамага кереп укып була.

https://tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина