
Мамадышта күренекле татар әдибе Шәйхи Маннурның тууына 120 ел тулуга һәм аның исемендәге әдәби премияләрне тапшыруга багышланган Кышкы шигърият бәйрәме узды. Ул Казаннан, Яр Чаллыдан, Мамадышның үзеннән һәм авылларыннан күпсанлы әдәбият сөючеләрне җыйды.
Башкалабыздан бәйрәмгә Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары, шагыйрә Илсөяр Иксанова; Мамадышта туып-үскән әдипләр, күп кенә әдәби һәм дәүләт премияләре лауреатлары Ринат Мөхәммәдиев белән Зиннур Мансуров; кызы Айшә белән тәрҗемәче, филолог Фатиһ Кутлу кайтканнар иде. Яр Чаллы шәһәреннән Язучылар оешмасы җитәкчесе, күп кенә премияләр иясе Факил Сафин; шагыйрьләр Мансур Сафин, Айрат Шәйхетдинов һәм Ракит Әбделманов; Язучылар оешмасы хезмәткәре Валентина Ибраһимова килеп җиттеләр. Аларга Мамадыштан язучылар Рафаил Газизов белән Вәрис Гали, җирле иҗатчылар, китапханәчеләр, әдәбият сөюче укучылар кушылдылар.
Кышкы шигърият бәйрәме Шәйхи Маннурның һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте. Тантаналы чаралар янәшәсендәге Мамадыш балалар сәнгать мәктәбенең концертлар залында узды.
Шәйхи Маннур исемендәге премияләргә быел төрек телендә дөнья күргән “Бүгенге заман татар хикәяләре” (2022) китабы өчен язучы, тәрҗемәче һәм филолог Фатиһ Кутлу; “До встречи заре!” (2022), “Мне по вкусу этот мир” (2023), “Я мчался домой…”(2024) китаплары өчен шагыйрь, Россия Герое Олег Геннадьевич Сорокин (һәлак булганнан соң) лаеклы дип табылганнар иде. Премияләрне Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин белән Илсөяр Иксанова тапшырдылар. Олег Сорокинның лауреат дипломын һәм премиясен әнисе Светлана Владимировна кабул итеп алды.
Фатиһ бәй Кутлу тантанада җырлап та, зур булмаган төрек барабаны думбектә уйнап та күрсәтте. Кызы Айшә Шәйхи Маннурның шигырен яттан сөйләде. Кичәдә Олег Сорокинның шигырьләре дә яңгырады. Аларны китапханәчеләр башкарды.
Әдипләр Илсөяр Иксанова, Ринат Мөхәммәдиев, Зиннур Мансуров, Факил Сафин, Ракит Әбделманов, Мансур Сафин, Айрат Шәйхетдинов Шәйхи Маннур турында истәлекләре белән уртаклаштылар. Шагыйрьләр шигырьләрен дә бүләк иттеләр. Чыгышлар җирле башкаручыларның концерт номерлары белән үрелеп барды.
Аннан язучыларыбыз әдипнең туган авылы Тулбайдагы каберен зиярәт кылдылар, аңа чәчәкләр салдылар, рухына дога кылдылар.
Мәдәният хезмәткәре Римма Сөләйманова Шәйхи Муннурның үзе салдырган музей-китапханәсендә кунаклар өчен экскурция оештырды.
Яңа комментарий өстәргә