Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сергей Есенин музеена татар шагыйре бүләге

Бөек рус шагыйре Сергей Есенинның тууына 125 ел тулуны бәйрәм иткән  көннәрдә Россия язучылар берлеге делегациясе шагыйрьнең туган ягы – Рязань өлкәсендәге Константиново авылында булды.

Бәйрәм барышында РФ язучылар берлеге рәисе Николай Иванов авылдагы Анна Снегина исемендәге музейга кызыклы бүләк – Сергей Есенинның Татарстан китап нәшриятында  1990 елда  чыккан «Анна Снегина» дигән атаклы поэмасы китабын  тапшырды. Поэманы шагыйрь Гәрәй Рәхим  студент елларында ук  татарчага тәреҗемә иткән

Татар шагыйренең бүләге музей хезмәткәрләре тарафыннан бик җылы кабул ителде һәм ул музей экспонатлары арасында лаеклы урын алды.

(РФ язучылар берлегенең матбугат үзәге)

 

 

 

 

Сергей Есенинның «Анна Снегина» дигән атаклы поэмасы татар шагыйре Г.Рәхим тәрҗемәсендә. Татарстан китап нәшрияты, 1990 ел.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева