4 августта Казанда Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин Мәскәү татарлары автономиясе һәм «Мирас» автономияле коммерцияле булмаган оешма вәкилләре белән очрашты. Алар «Ак Бүре дуслары клубы»н төзү буенча уртак проект турында фикер алышты.
Очрашуда Татарстан Язучылар берлегенең иҗат буенча беренче урынбасары Илсөяр Иксанова, Мәскәү татарлары автономиясе рәисе Фәрит Фәрисов, «Мирас» оешмасының директоры Римма Шакирова, автономия вәкилләре Тимур Сабиров һәм Нияз Җамалиев катнашты.
2022 елның сентябреннән балалар өчен язучылар, журналистлар һәм танылган кешеләр белән очрашулар циклын үткәрү планлаштырыла. «Ак Бүре белән татар телен укыйбыз» мультимедиа мәгариф проектын иҗат итүчеләрдән һәм партнерларыннан конкурслар үткәреләчәк һәм бүләкләр булачак.
https://tatar-inform.tatar
Яңа комментарий өстәргә