Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сарманда Әзһәр Габидинең тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды

30 сентябрьдә, Сарманда фронтовик-язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Р.Төхфәтуллин исм әдәби бүләк иясе Әзһәр Габидинең тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды.

Көннең беренче яртысында язучы укыган мәктәп диварына (хәзер биредә Сарман аграр көллияте урнашкан) истәлекле элмә такта беркетелде. Төштән соң Чукмарлы авылында Әзһәр Габиди үзе төзегән һәм 1956-2001 елларда яшәгән йортка да истәлекле элмә такта куелды. Аннары авыл мәдәният йортында «Мин җиремнең мәңге тынмас улы» исемле әдәби-музыкаль кичә узды.

Тантаналы чараларда Татарстан Язучылар берлеге рәисенең урынбасары Факил Сафин, идарә әгъзасы Газинур Морат, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов, Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Равил Сабыр, Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сахипова, «Рухият» нәшрияты редакторы Рамил Миңнуллин, журналист Нәсим Акмал, Әзһәр Габидинең балалары, авылдашлары һ.б. катнашты. Алар язучының бай иҗатына югары бәя бирделәр, әдип белән аралашып калганнар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар.

Кичәдә шулай ук Әзһәр Габидинең тууына 100 ел тулуга багышланган районкүләм шигырь укучылар бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар