Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сарманда Әзһәр Габиди китабын тәкъдир иттеләр

Татарстан  Республикасында  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 12 март көнне Сарман район мәдәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия иясе, фронтовик – шагыйрь, якташыбыз Әзһәр Габидинең  «Күлдәвектә кояш көлә» дип исемләнгән, балалар өчен нәшер ителгән өр-яңа  китабын тәкъдир итү кичәсе үтте.  Китап «Татнефть» Хәйрия фондының “Рухият” программасы ярдәме белән дөнья күрде.
Бу көнне, олпат якташыбызны хөрмәтләп, мәктәп укучылары, укытычылар, китапханәчеләр, чордашлары, балалары,  аның иҗатын үз итүчеләр, Әлмәт, Яр Чаллы, Казан кунаклары килгән иде. Кичәдә СССР Язучылар берлеге  әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, китапның мөхәррире Фәйрүзә Мөслимова, «Рухият» программасы һәм «Яз» нәшриятының сәнгать мөхәррире Рамил Миңнуллин да катнаштылар. Иң элек тамашачыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Индира Сәхипова сәламләде. Аннан якташыбыз – күренекле шагыйрә, күп премияләр иясе, шул исәптән Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лау­ре­а­ты, Татарстанның халык шагыйрәсе Клара Булатова Әзһәр ага белән бәйле истәлекләрен яңартты. Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Факил Сафин; Сарманда яшәп иҗат итүче шагыйрь, академик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзәсе, тарихчы, галим Дамир Гарифуллин аның иҗаты белән бәйле хатирәләргә тукталдылар.
Кичәдә  Сарман балалар сәнгать  мәктәбенең “Жасмин” һәм “Умырзая” бию коллективлары катнаштылар,  шагыйрьнең сүзләренә язылган җырларны мәктәпнең «Шатлык» вокаль ансамбле һәм  композитор, автор-башкаручы Гөлнара Якупова җырладылар. Әзһәр Габиди шигырьләрен Сарман урта мәктәбе укучылары сөйләделәр.
Фойеда Әзһәр Габиди иҗатына багышланган «Көч, дәртемне, илһамымны алам, Сарман, синнән – туган җиремнән» исемле китап күргәзмәсе эшләде.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр