Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сарманда Хәниф Хәйруллинның яңа китабы тәкъдир ителде

Сарман мәдәният йортында танылган язучы, журналист Хәниф Хәйруллинның “Улларым, сез кайда?” китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, аның урынбасары Индира Сәхипова, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы әгъзасы Фәрит Уразаев сәламләделәр.

Аннан Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фоат Садриев, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев, язучы-прозаик Рәфкать Кәрами, шагыйрәләр Миңзифа Әхмәтшина, Әлфия Ситдыйкова, Вәсимә Хәйруллина, “Улларым, сез кайда?” китабының мөхәррире Гөлзада Бәйрәмова, “Татнефть” хәйрия фондының “Рухият” программасы мөхәррире Рамил Миңнуллин, китапның тышлык авторы Альбина Шакирова Хәниф абый белән бәйле хатирәләре, авторның китабы хакындагы фикерләре белән уртаклаштылар. 50 ел элек язылган китапның дөнья күрүендә Хәниф Хәйруллинның улы Ленарның һәм аның гаиләсенең өлеше зур. Ленар Хәниф улы, аның туганнары, әсәр геройларына катнашы булган күршеләре дә китапны бастыру тарихына тукталдылар һәм тантананы оештыручыларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина