Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сарман районында Хатыйп Миңнегулов белән очрашу булды

РФ һәм ТР атказанган фән эшлеклесе, филология фәннәре академиясе хакыйкый әгъзасы – академик Хатыйп Миңнегулов белән очрашуга аның туганнары, классташлары, фикердәшләре, хезмәттәшләре, район мәктәпләренең татар телчеләре һәм аның иҗатын хөрмәт итүчеләр килгәннәр иде.

Очрашу Сарман районы Иске Кәшер мәктәбендә узды.

Хатыйп Йосыф улын һәм кичә кунакларын район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева сәламләде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Әлфәт Сабиров та, изге теләкләр белән, галимгә истәлек бүләге тапшырды.

Әдәби-музыкаль чарада Хатыйп абыйның якташы – күрше Федоровка авылында туып, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче композитор, музыкант, баянчы, педагог, Соббух Рафыйков исемендәге премия лауреаты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Максимов та катнашты.

“Чорлар аша Хатыйп ага киләчәккә юллар сала” дип исемләнгән очрашуны оештыруга мәктәп коллективы зур көч куйган. Тирән эчтәлекле кичә укучылар, укытучылар, авылның мәдәният хезмәткәрләре, үзешчәннәре чыгышы белән үрелеп барды.
Бу хакта тулырак язманы газетабызның киләсе санында укыгыз.

sarman-rt.ru


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр