Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сания Әхмәтҗановага – 60: «Мәхәббәт сүрелми, көчәя генә бара»

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова үзенең 60 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә. Гомерен балалар укытуга һәм иҗат итүгә багышлаган әдибә белән аның илһамчысы, мәхәббәте, шигырь язу осталыгы һәм киләчәккә юл күрсәткән остазы турында сөйләштек.

«Илһамчым беренче мәхәббәтем дә, хәләл ирем дә була ала»

– Сания апа, «Кайдан алсын шигъре шагыйрь, әгәр булмаса илһамчысы», – дип язган Тукай. Сезнең илһамчыгыз бармы?

– Шигырь төрле темаларга языла. Юктан гына да була ул. Аның өчен: «Тукта әле, мин тема уйлыйм, эзләп утырыйм, ул минем илһамчым булсын», – дип уйланып, максат итеп куярга кирәкми. Ул синең күңелеңә үзе көтмәгәндә ярылып килеп төшәргә мөмкин. Ләкин кайберләрен максат итеп тә куясың.

Менә, мәсәлән, бертуган абыем турында әсәр язарга теләгем бар. Ул хәрби очучы иде. Әсәр татар егетләренә багышланырга мөмкин. Бу очракта шигырьнең илһамчысы абыем була. Чөнки алар «гомеребезне милләткә багышладык» димәсәләр дә, нигездә, татар егетләре буларак, илгә хезмәт иткән кешеләр. Татар егетләре булганга күрә, кимсетелеп, җәберләнеп, үзләренә тиешле бәяне ала алмаган кешеләр. Андыйлар күп.

Мәхәббәт дисез икән, илһамчым беренче мәхәббәтем дә, хәләл ирем дә була ала. Өйләнешкәч тә, иремә мөнәсәбәтем бертөрле иде. Яши-яши, мәхәббәтебезгә мөнәсәбәтем бөтенләй үзгәрде. Чөнки мин өйләнешкән чорда аны аңлап бетерми идем. Гомер итә-итә аның мөнәсәбәтен күреп, яшь чагымда, таза-сау вакытымда, гомер итеп, хәлләр үзгәргәч тә, аның мөнәсәбәтенең үзгәрмәвен, тагын да яхшыруын, ныгуын күреп, «мин сине көмеш дип йөргән идем, син саф алтын икән» дип язган шигырем – минем аңа мөнәсәбәтемне белдерү. Бүгенге чын илһамчым – хәләл ирем.

«Мәхәббәт хакына йөргән егетемне ташладым»

– Мәхәббәткә ышанасызмы? Ирегез белән танышу тарихын да сөйләп китсәгез иде.

– Бер Аллаһы Тәгаләгә генә мәхәббәт бер һәм мәңгелек була ала. Аллаһка булган мәхәббәт мине гомер буе озата барды, ул мине бик күп бәлаләрдән саклап калды. Аның миңа булган мәхәббәтен гомер буе тоеп яшим. Кешеләргә булган мәхәббәт мизгел эчендә нәфрәткә дә әйләнергә мөмкин. Ул бардан юкка да чыга ала. Мин моны үз мисалымда аңлап алдым.

Ирем Сәүбән исемле. Исеме тәрбияләүче, карап торучы мәгънәсендә килә. Икенче төрле аны гадел дип әйтеп була. Ул әнисен 97 яшенә кадәр карап, тәрбияләп торды, атна саен авылга кайтып йөрде. Хәзер мине дә карап тора. Кешенең исеме җисеменә туры килгән.

Сәүбән белән без яз көне авылдан электричкага утырып килгәндә таныштык. Ул вакытта поездда бик күп кеше була иде. Ничек кенә керергә инде, дип аптырап торганда кемдер билемнән тотып, кеше арасыннан аралап, электричкага бер буш урынга кертеп утыртты. Мине утырткач кына күтәрелеп карый алдым. Ике егет шаярып-көлеп миңа карап торалар иде. Берсе әйтә: «Мин инде өйләнгән. Менә бу егет өйләнмәгән, Сәүбән исемле», – дип, шаярышып, минем белән сөйләшеп тә киттеләр.

Үзем оялам, үзем сөйләшәм… Шулай юл буе сөйләшеп бардык. Мин боларга Казанда Дәрвишләр бистәсендә укытучы булып эшләвемне, тулай торакта торганымны сөйләдем. Сәүбән минем тулай торакның күршесендә тора икән. Бер тукталышта төшеп калдык. Сумкамны да күтәрде. Юл күрсәтеп барды. Һәм шулчак тәнемнән электр тогы узгандай булды.

– Һәм сез аңа гашыйк булдыгызмы?

– Ул чакта минем йөргән егетем бар иде. Безнең тулай торакта Сәүбәннәрнең авылдашы да яши булып чыкты. Сәүбән башта аның янына кергән.  «Егете бармы?» дигән сорауга ул: «Сания янына килеп йөргән кеше юк», – дигән. Егетем сирәк килә иде, ерак районда тора иде ул. «Йөргән егетең бар дип әйтсәләр, синең янга башка керми идем», – ди ул.

Сәүбәнгә егетем барлыгын әйттем мин. «Хәзер нишлибез инде?» – ди булачак ирем. Аның (Сәүбән – авт.) белән булырга теләвемне күзләремнән күреп, аңлады. «Алайса мин сиңа бераз вакыт бирәм. Уйла. Өйләнешә калсак, «безне аердың» дип әйтмә», – диде Сәүбән.

Мәхәббәт бар ул. Мәхәббәт хакына мин йөргән егетемне ташладым. Йөргән егетем бик акыллы, үзем кебек укытучы, гармунчы, көрәшче, чибәр иде. Кешенең нинди уңай сыйфатлары булса да, мәхәббәт хисе өстенлек итә һәм кеше кискен адымнар ясый. Кемдер бу адымга үкенә. Аллага шөкер, минем бу адымым үкенерлек булмады.

Әни картайган көнендә: «Йөз ир-атны тезеп бастырсалар да, барыбер әтиегезне сайлап алыр идем», – дип әйтә иде. Ул мәхәббәтен шулай аңлатты. Минем алга да күпме генә ир-атны тезеп бастырсалар да, мин Сәүбәнемне сайлап алыр идем.

Сөйгән ярың – синең белән гомер иткән, сине матур чагыңда да, бик үк матур булмаганда да яраткан, терәк булган кеше – сине чынлап торып яраткан кеше икән. Сәүбән авыр вакытта да, җиңел вакытта да янымда булды.

Юк, мәхәббәт сүрелми. Ул көчәя генә бара. Бу минем тормыш мисалымда чагыла. Мин аны яшь чакта аңламаганмын, тормыш авырлыклары белән мәхәббәтнең нәрсә икәнен аңламаганмын. Тора-тора тормыш юлдашым якынайганнан-якыная, хәзер аны югалту куркынычы көчәя. Бергә булган көннәрнең кадере арта бара.

«Үлеп бетеп, гашыйк булып, яратам дип күзне төбәп әйтерлек гашыйклык булмады»

– Шигырьләр язганда берәр кемгә гашыйк була аласызмы?

– Миндә башка кешеләргә андый хиснең туганы булмады. Яшь вакытта гашыйк булырга вакытым да, иләслегем дә булмады. Без гел эштә идек, ике бала белән авылга кайттык, мәктәптә укыттым. Башкаларны тәрбияләгәч, башкалар өчен дә тәрбияле, үрнәк шәхес булырга тиешмен дип санадым.

Миндә үлеп бетеп, гашыйк булып, яратам дип күзне төбәп әйтерлек гашыйклык булмады. Сәүбән белән икебездә дә тугрылык, эчке ярату булды. Мин аны гамәлләрендә сизәм. Хисләрне сүз белән әйтү булмады, ул яктан без аның белән охшаганбыз. Мин бу сыйфатны улларымда да сизәм.

– Улларыгыз хәзер кайда?

– Марсель белән Марат исемле уллар тәрбияләп үстердек. Казан авиация институтын бетерделәр, ике югары белем алдылар, хәрби кафедра һәм җитәкчелек юнәлешен тәмамладылар. Икесе дә инженер булып эшли. Икесе дә гаиләле. Киленемнең берсе минем кебек педагогик белемле. Камил исемле оныгыбыз бар. Минем белән киңәшләшергә, мәктәптә туган проблемаларны бергәләп хәл итәргә ярата. Ул безне бал әбием, бал бабам дип йөртә. Улларыбыз мөстәкыйль, кечкенәдән эшләп үстеләр.

– Сания апа, «сагышлардан сулган чакларыгыз» еш буламы? Яки иҗат кешесе өчен бу киресенчә нормаль халәтме?

– Иҗат кешесенең генә түгел, һәр кешенең андый халәте буладыр. Дөнья булгач, төрле чаклар була. Ул кешедән сорап килми. Әгәр мин, мәсәлән, гел бәхетле генә дисәм, юләр кеше генә бәхетле була диярләр. Башында акылы булган кеше сагышлана, кайгыра, борчыла да ала. Бер тәүлек эчендә кеше төрле халәтләргә керә һәм моның өчен шагыйрь булу кирәкми.

– Әниегезнең урын өстендә ятуын әйттегез, үлемен ничек кичердегез?

– Мин гаиләм белән Казанда яшәдем. Әниемне энем гаиләсе карады. Киленебезгә рәхмәтлемен. «Рәмисә карасын. Ул йомшак тота, ул карый белеп карый», – дип әйтә иде әни. Сабый бала карагандай карады. Бу яктан без бик бәхетле булдык, мин аны гел шигырьләремдә «әни кебек күрәм» дип яздым.

Килен-сеңелкәш дип язгач, бер мөхәррир каршы чыкты. Килен сеңелкәш була алмый инде ул, диде. Мин хәзер дә киленебезгә «сеңлем» дип эндәшәм, сеңлем кебек якын күрәм. Аны кочаклап алганда да, аннан әни исе килгәндәй була. Ул миңа бик якын. Нечкә хисләрем уяна.

Рәмисә әниемне кадерләде. Бер генә мизгелгә дә минем күңелемдә аңа карата тискәре хис уянганы юк. Сиңа сөйләгәндә дә күзләремә мөлдерәп яшьләр тула. Әнидән дә газиз кеше юк. Әниеңне кадерләп, карап, соңгы юлга озаткан  кешедән дә кадерле кеше була алмый бу тормышта. Ул аның иң авыр вакытларын күрде, авыр мизгелләрендә аның белән янәшә булды.

«Ун ел укыту дәверендә татар дөньясыннан читләшеп, каләмем чалкан төште»

– Сания апа, бер шигырегездә Сез «үкенепләр үтә гомерләрем, Арчаларда калып булмады», – дисез. Киләчәгегезне туган ягыгызда бәйләргә теләдегезме?

– Казанга юллама буенча килдем. Арча педагогия көллиятен тәмамлаган елда Казанда укытучылар җитми иде. Безне рус мәктәпләренә укытырга җибәрделәр. Дәрвишләр бистәсендәге 80нче рус мәктәбенә укытырга килдем. 42 балалы рус сыйныфында укыттым.

Мин, татар баласы булгач, мәктәп директоры, завучлар һәр дәрескә кереп, рус теле белемемне тикшереп утырды. Ата-аналар да: «Бу татар баласы безнең балаларга ничек белем бирер?» – дип борчылды. 41 баланың 80 әти-әнисе җыелышларга килеп утыра иде. Дәресләрдә мине тикшереп караганнан соң, рус телемнең яхшы булуына ышандылар.

Башлангыч сыйныфларда барлык предметларны да рус телендә укыттым. Рус телем мәктәптән үк яхшы куелган иде. Укытучым Фәнҗия апага рәхмәтлемен, ул мине мәктәптә рус теле белән «җәзалый иде». Некрасов, Пушкинның озын-озын шигырьләрен өйрәтте, дружина отчетларын да русча бирдерә иде. Шуннан соң мин тора-бара рус телен ярата башладым. Русча әсәрләр укыдым.

Педагогия көллиятен тәмамлагач, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булырга Педагогика институтына укырга кердем, башка дусларым кебек татар теле юнәлешен сайламадым. Әти-әниләрем каршында йөзем кызармады.

Рус мәктәбендә укытып, «Начальная школа», «Учительская газета» газета-журналларын алдырдым. Ун ел укыту дәверендә «Совет мәктәбе»н дә алдырмадым, татар дөньясыннан читләшеп, каләмем чалкан төште, иҗаттан читләштем. Иҗатым алга китмәде, шигырьләр язмадым да дип әйтеп була. Бу иҗатыма бик нык зыян салды.

1992 елда башка районга күчендек, ул вакытта татар теленең күтәрелеш чоры булды. Татар балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә урнаштым, балаларым да шунда йөрде. Шул чорда композитор Зөфәр Хәйретдинов белән таныштым, иҗатым гөрләп үсеш алды. Бу минем Сания Әхмәтҗанова буларак халыкка танылган, иҗатка кайткан чорым.

«Уйларың трамвай юлы кебек күккә тоташкан булсын, ләкин җирдән аерылма»

– Укытучы юлын сайлау – әниегезнең чынга ашмаган хыялын ашыру гына булмадымы?

– Мин укытучы булып туганмындыр, әнием аша бу минем каныма да салынгандыр. Әнигә 5 яшь булганда әтиләре үлеп, алар 9 бала ятим калганнар. Әнием укытучы булырга хыялланган, ул педагогия көллиятендә ярты ел укырга өлгергән. Ярты ел укыганнан соң, көллияттә уку түләүлегә әйләнгән. Әбием, 9 бала белән берүзе калганнан соң, әнине түләп укыта алмаган. 150 сум – ул чорга бик зур сумма.

Әни Гөберчәк авылындагы тегү артиленә эшкә кергән. Алар тыл хезмәтчәннәре булып сугышка хезмәт итә башлаганнар. Сугышчыларга киемнәр теккәннәр, вагон-вагон сугышчыларның киемнәре кайткан, өлкәнрәк апалар учаклар ягып, ул киемнәрне казаннарда кайнатып юган. Әниемнәр аларны төзәтеп, фронтка җибәрә торган булганнар.

Укытучы булам дигәч, әни моны бик хуплап, куанып кабул итте. Укытучы булу – күңелемдәге теләгем, ул әниемнең теләге белән бергә туры килде.

«Мәгариф» журналында хезмәт хакын өч тапкырга югарырак түләделәр»

– Укытканнан соң, матбугатта эшли башлыйсыз. Укыту белән журнал редакциясендә эшләү – икесе ике юнәлеш, аермасы зур. «Мәгариф» журналы редакциясендә эшләгәндә икенче яктан ачылгансыздыр, бәлки?

– Мине укытучылар бәйгесендә «Мәгариф» журналы җитәкчеләре күреп алды. Бу безгә кирәкле хезмәткәр булырга тиеш дип, алар мине эшкә чакырды. Бу хакта гаиләмә әйттем, әнием белән киңәшләштем. Әнием ризалык бирмәде. «Син укытучы булырга укыдың, анда китеп нәрсә эшләрсең?» – дип борчылды. Ирем дә: «Мин укытучыга өйләндем, шагыйрәгә өйләнмәдем», – диде. Алар ризалык бирмәде.

Әмма минем карарым нык булды. «Мин бит «Мәгариф» журналына китәм, укытучылыктан аерылмыйм. Үсеш буларак кабул итегез», – дип ышандырырга тырыштым. Ул вакытта укытучыларның хезмәт хакы 1800 сум иде. Монда өч тапкырга югарырак – 4 меңнән артыграк хезмәт хакы вәгъдә иттеләр. Бу да минем өчен мөһим мәсьәлә иде.

Әнием авыру иде, түшәктә яткан чагы. «Уйларың трамвай юлы кебек күккә тоташкан булсын, ләкин җирдән аерылма», – диде әни. Ул шагыйрьләрнең уйларының күктә йөзгәнен белә иде, ләкин җирдән аерылмаска, гаилә кешесе булырга кушты. Әни матбугат укып, иҗат кешеләрен күзәтеп барды, күбесенең гаиләсеннән аерылганын да белде. Ул минем гаиләле булуымны, гаиләмнең нык булуын теләде, хәер-фатихасын бирде. Ирем дә рөхсәт биргәч, мин «Мәгариф» журналында җаваплы сәркатип буларак эшли башладым һәм үкенмәдем.

Миңа иҗатта үсеш кирәк иде. Шулай итеп, мин 40 яшемдә генә беренче китабымны чыгара алдым. Ләкин аңа кадәр үземне гаиләмә багышладым, балалар үстердем, аякка бастырдым. Баштан ук иҗатка киткән булсам, гаиләмә ул кадәр игътибар бирә алмаган булыр идем. Анда да, монда да өлгердем. Бүгенге көндә моңа куанып бетә алмыйм. Беркайчан да соң түгел икән.

– Ягъни «Мәгариф»тә Сез үз урыныгызны таптыгыз дисәк була?

– Әйе. Мин аны әле дә сагынам. Бу минем күңелем, рухыма туры килә торган өлкә иде, укытучылар белән аралашып эшләдек, аларга ярдәм иттек. Бу мәктәп кенә түгел инде. Монда мәктәптән берничә адым алда барырга кирәк. Төрле стандарт, боерык, укытучыларга кирәкле документларны алдан белеп, өйрәнеп, мөгаллимнәргә җиткердек. Аттестацияләр вакытында аларның материалларын журналда чыгардык, төрле конференцияләрдә катнаштык, аларның рәхмәт сүзен ишеттек.

Журналыбызда җитәкчелектә Илдар Миргалимов эшләгән чорда төрле бәйгеләр оештырдык, электрон журналны ачып җибәрдек, «Авыл укытучысы» бәйгеләрен оештырдык. Ул вакытта «Бәллүр каләм» конкурсында җиңеп чыктык. Бу проектларыбызның гөрләп, чәчәк аткан чоры иде. Минем дә шунда катнашуым, күпме дә булса ярдәм итүем миңа рухи көч бирде.

Ни хикмәт, бу чорда мин параллель рәвештә яңа әсәрләр иҗат иттем. Мәгариф өлкәсендә алда барган хатын-кызларның батырлыгын күреп, Мөхлисә Бубый, Фатыйха Аитова турында зур әсәрләр иҗат иттем. Хатын-кыз эш эшләп, иҗат итә алмый дигән сүзнең дөрес түгеллеген дәлилләдем. Хөкүмәт эшендә эшләү хатын-кызга иҗатта берничек тә комачау итә алмый. Ләкин минем инде балаларым үскән иде, гаиләдән күпмедер дәрәҗәдә азат идем. Балаларым мөстәкыйль иде.

«Җырны кемдер җырласын өчен язам»

– Халык Сезне 1990 елларда җырларыгыз танылгач, Сания Әхмәтҗанова буларак белә башлады. Үзегез дә шулай саныйсызмы?

– Мин җыр текстлары авторы буларак Сания Әхмәтҗанова булдым. Җыр гел яңгырап тора: кешенең күңелендә, телендә, колагында. Аны кеше мәҗлесләрдә дә җырлый. Ул чордагы иҗатым – иң ихлас, бәгыремдә яралып, күз яшьләре белән тамып төшкән иҗат. Әти-әниемне, туган йортны, авылны сагынып язган җырлар 25-30 елдан соң кабаттан кайта башлады. Алар актуальлеген югалтмады. Аларга икенче гомер бирелде. Димәк, кешенең кичерешләре үзгәрми.

Ә чын әдәби, классик әсәрләрне аңлау өчен ниндидер бер әзерлек кирәк. Алар популярлар рәтендә үк түгел, ләкин аларны кирәкми дип әйтеп булмый, алар – чын әдәби телнең саклау банкы. Халыкчан тел буларак, татар телен саклауда җыр текстлары хезмәт итә. Шуңа күрә Сания Әхмәтҗанова да халыкта күбрәк җыр текстлары аша яши.

– Җырларны яңартып җырлыйлар дигәннән, сорамыйча да җырлаган җырчылар бардыр. Андый кешеләргә мөнәсәбәтегез?

– Соңгы вакытта шалтыратып, рөхсәт сораучылар күбәйде. Элек без моңа гадәти хәл дип карый идек, шуңа күрә артык игътибар итмәдем. Интернет киңлекләрендә җырларым килеп чыккач, карале, минем бу җырымны кемдер җырлый икән дим. Бер дә аптырамыйм, куанам гына. Мин җырны кемдер җырласын өчен язам.

Популяр җырлар тарихы: «Алмагач бураны» – җавапсыз мәхәббәт, «Пар алма» – туганны югалту турында

– Җыр буларак популярлашып киткән җырларыгызның тарихын ишетү дә кызык.

– Балалар бакчасында эшләгәндә Зөфәр Хәйретдинов белән танышуым турында әйткән идем. Мин аны бик таланты композитор буларак күрәм. Аның җырлары хәзер дә яши. Безнең балалар бер бакчага йөрде. Иҗади хезмәттәшлек хәзер дә дәвам итә. Әле бер көнне генә беренче китабымда чыккан шигырьгә көй язуны сорады.

«Ялгыз әнкәй» җыры каенанама багышлап иҗат ителде. Каенанам үзе генә тора иде. Моны бит син миңа багышладың, дип, сөенеп әйтә иде. Шигырьне Зөфәргә бирдем, ул шунда ук көй язды. Җырны Хәмдүнә Тимергалиева башкарды.

40 яшендә апам тол калды – ире үлде. Җизни белән алар алмагач утырткан иде. «Җизнәң үлгәч, пар алмагачтан алмалар шыбырдап коела. Алмалар коелгач. Шулкадәр авыр», – дип елап шалтыраткач, «Пар алма» җыры туды. Туганыңның хәсрәтен үзеңнеке кебек итеп кабул итәсең икән ул.

Нәшрият янында язучылар телендә «яфрак асты кафесы» дигән урын бар. Яз көне алмагачлар чәчәк атканда, сандугачлар җырлый башлагач, иҗат кешеләре фикерләшеп, чәйләр эчеп утырырга ярата. Шунда бервакыт берничә кеше белән җыелып чәй эчеп утырганда алмагач чәчәкләренең таҗлары коела башлады. Мин шунда әйтеп җибәрдем: «Ник сайрый елатып сандугач, чәчкәсен койганда алмагач? Ник купты мәхәббәт бураны?» – дигәч, Газинур Морат: «Сөяргә хакларым булмагач», – дип тәмамлап куйды.

Өйгә кайткач мин моны җыр тексты буларак язып төгәлләдем. Бәхетле мәхәббәт язсам, кешегә кызык булмый. Халык җавапсыз мәхәббәтне ярата. Ун еллап вакыт үтте, җырга көй язылмады. Ризат белән Зинира Рамазановлар танылып киткәч, җыр текстын сорап мөрәҗәгать итте. Айдар Тимербаев көй язды. «Алмагач бураны» җырының тарихы шундый.

Клип төшерә башладылар. «Кызыклы гына текст, әллә җавапсыз мәхәббәт булдымы Сезнең?» – дип сорадылар. Без – татар-хатын кызлары. Яшерен генә гашыйк булсак та, ул әхлаксыз тәмамланмасын. Укытучы кеше булса да, ул аның ахырын уйлап, гуманлы итеп тәмамлап куйсын», – дип киңәш бирдем. Клипта, чыннан да, укытучы ханым мәктәп директорына гашыйк булса да, аның белән калмый, ирен һәм балаларын сайлый. Минем тормышта андый хәлнең булганы юк. Текст тормышыма кагылышлы түгел.

«Син үзең парлы, нигә ялгызлык турында язасың», – диләр миңа. Кеше үзе турында гына язмый бит. Гомумән, мәхәббәт турындагы текстлар минем тормышка кагылмый. Алар кемнәрдәндер күреп язылды, заказга язылды.

«Моңаймагыз, шомартларым» дигән җыр 25-30 елдан соң сәхнәгә кабат кайтты. Аны Бәширә Насыйрова, Хәмдүнә Тимергалиева, Рифат Зарипов, Зөфәр үзе җырлады. Ләкин Ришат Төхвәтуллин бу җырны яшьләргә дә яраттыра алды, ул аның премьерасын Санкт-Петербургта тәкъдим иткән иде. Мин бу җырны әтиемә багышлап, әтием вафатыннан соң яздым.

Әтием белән әнием өйләнешкәннән соң шомырт агачы утыртканнар. Ул карт шомырт әле дә исән. Әти вафат булганнан соң, шул шомыртның үсентесен алып, әти каберенә утырттык. Әти каберендәге шомырт бөкерәеп, әни каберенә таба үсте. Көз көне кипкән шомырт әни каберенә коелып утырды. Мин шуны күреп, «моңаймагыз әле, шомыртларым. Моңаймагыз, сыкрап җилләрдә», – дип яздым.

Күп җырларыма көйләрне Зөфәр Хәйретдинов язган. Шигырь язам да, Зөфәрләргә тотып йөгерәм. Зөфәрнең йә келәм каккан чагы туры килә, йә балалары белән урамда була иде. Шигырь илтеп бирәм – Зөфәр яза. Ул безнең бик бәрәкәтле иҗат чоры булды.

«Марсель Галиев ышаныч белдерүе белән мине шагыйрә итте»

– Иҗат дигәндә, тәхәллүсегез – Гәрәбә. Нигә аны сайладыгыз?

– Гәрәбәле төрле бизәнү әйберләрен тагып йөрим, киленем дә бәйрәм саен бүләк итәргә тырыша. Башы болай башланды. Остазым Марсель Галиев: «Син үзеңне Арчадан дип әйтәсең, шагыйрә дип саныйсың. Шагыйрәлегеңне тикшереп карыйм», – дип, миңа гәрәбә турында ике юллык шигырь юлын бирде, шигырь итеп язып бетерә алсаң, шагыйрәләр сафына кабул итәм дип, уен-чыны белән шигырь яздырды.

Бер тапкыр язып киләм: «Юк, булып җитмәгән әле бу», – ди. Икенче тапкыр язам – кире бора. «Бераз драматизм өстә. Син үзеңне бик бәхетле итеп язгансың. Тарихи төпкелдә яз, ләкин мәхәббәткә бәйлә, чөнки кешегә мәхәббәттә трагедия кирәк», – ди. Өченче тапкырда гына кабул итте.

Аның ике юллыгын эпиграф итеп, мин бу шигырьне китабыма да керттем. Китабымны да «Гәрәбә» дип исемләдем. Гәрәбә – диңгез бүләге дип, Марсель абый саллы гына кереш сүзе язды.

Әбиләрбез гәрәбә муенсалар таккан. Ул борынгыдан татар бизәнү әйбере, ядкяр булган, буыннан-буынга тапшырылган. Гәрәбә мең еллар диңгез төбендә ятып чыккан затлы бизәнү әйбере саналган. Мин үзем дә бит иҗатка ныгыгач кына, 40 яшемдә генә килдем. Беренче китабым да 40 яшьтә генә чыкты, шул яшемдә танылу алдым. Ә нигә әле гәрәбә булмаска? Татар-хатын кызларының бизәнү талисманы булган гәрәбә муенсалар тагып йөрсәм, дип исәпләдем һәм шул тәхәллүсне алдым.

Алай гына да түгел, чәчемне дә гәрәбә төсенә туры китереп буяттым, анысын да Марсель абый сайлады. Марсель абыйның беренче мәхәббәтенең чәч төсе шундый төстә булган, ул аны миндә күрергә теләде. Без чәчтарашханәгә кереп, бергә шул төсне сайладык. Ул кызның сипкелләре дә булган әле, сипкелләр ясатып тормадык.

«Ала-кола чәч белән йөрмиләр, мин хәзер синдә шагыйрә образы тудырам», – диде Марсель абый. Гәрәбә тәхәллүсе миңа килешә дә кебек.

– Марсель абыйны остазыгыз дип телгә алдыгыз. Ул тормышыгызда һәм иҗатта нинди роль алып тора?

– Иҗатымны дөрес юнәлешкә юнәлткән кеше ул. Җыр текстлары гына язып, шагыйрә булып булмаганны аңлатты. «Син бит Арчадан, бөек шәхесләр тудырган яктан, эзлән әле, Арча сүзе белән нинди тарихи ядкярләр бар?» – дигәч, бик уйландым. Бездә Арча капкасы, Арча кирмәне, Арча сулары бар! Казансу бит Арча бәгырендә типкән су. Минем «Арча йолдызлыгы» дигән триптихым менә шуннан туды да.

Кызыл өч вагонлы «Арча поезды» бар безнең. Мин анда Арча шәхесләрен «утырттым», аннан «Арча капкасы» дигән мәдәни цикл яздым. «Синең җимең бар, син чын шагыйрә булырга тиеш, зур әсәрләр яза аласың. Мин синең башлангыч иҗатыңны карап чыктым, мөмкинлегең бар», – дип, Марсель абый миңа ышаныч белдерде. Һәм күзәтеп барды. Ул мине кулымнан тотып яздырмады, әсәрләремне төзәтмәде. Әмма ышаныч белдерүе белән ул мине шагыйрә итте.

– Күптән булдымы бу хәл?

– 2008 елларда мин Язучылар берлегендә кергәндә. Ул миңа хәер-фатихасын биргәннән соң, бик саллы китабым чыкты. Газинур Морат, Зиннур Мансуров, Равил Фәйзуллин, Әхмәт Рәшитов кебек язучыларныҢ УҢАЙ БӘЯСЕН АЛДЫМ.  Аларның әйтүенчә, «Татар кызлары» исемле циклымдагы героинялар кебек, иҗатка мин кинәт ыргылып килеп кердем. Язучылар миңа ышаныч белдерде.

«Беренче китаплардагы шигырьләремнән оялам»

– Мәхәббәт лирикасына килгәндә…

– Юк ул миндә.

– Мәсәлән, «Син – башканың бәхете» дигән шигырегездә «кайларда йөрдең адашып, соңлаган мәхәббәтем» дигәнсез. Тормышыгызда соңлаган мәхәббәт булдымы?

– Әхмәт абый Рәшитов «Мәдәни җомга» газетасында «Күңелемнән – күңелеңә» дигән мәкалә язган иде. «Син мәхәббәт лирикасын яза белмисең», – дип әйтте ул миңа. Чыннан да, мин эзләндем, яза алмадым. Соңгы вакытта гына миндә матур, өлгергән мәхәббәт турында шигырьләр туа башлады.

Беренче китаплардагы шигырьләремнән оялам да, минем башкаларга ияреп язылган шигырьләрем ул. Чөнки андый шигырьләр, җырлар сорауда иде. Җырчылар андый җыр текстларын миңа заказ биреп яздырдылар. Техник яктан җыр текстлары язарга өлгергән идем, аларны язу миңа бернинди авырлык тудырмады. Ул текстларны ирем дә укырга яратмады, кыенсынды, читенсенде. «Тагын аерылу, авыр тормыш, ачы мәхәббәтме инде болар?» – дип әйтә иде. Мин аны белеп эшләмәгәнмен.

Хәзер ул текстларны укып карыйм да, үземә кыен булып китә.

Ул чорда күбрәк эш, гаилә тормышы иде. Мәхәббәткә тиешенчә урын бирелмәгән дә кебек. Безнең чорда тормыш алып бару рәхәт булмады. Күпме генә әйтсәләр дә, мин ул чорга кире әйләнеп кайтмас идем. Бер баланы коляскага утыртып, икенчесен янына бастырып, зур сумка асып, талоннарга кибеттән продуктлар җыеп, өйгә алып кайту…

Миңа бүгенге тормыш ошый. Матур киенәсең, ял итәсең, тормыш ләззәтен күрәсең, яратасың, яратыласың.

– Сания апа, бал кортлары да карагансыз дип ишеткәнем булды.

– Миңа ирем укытучы булганга өйләнгәндер. Чөнки укытучының 2-3 отпускасы була. Иремә балачактан ук умарта җене кагылган булган. Әтисе корт бакчасында эшләгән, ул шунда кайнашкан. Җәйләр буе авылда ятып, кортлар караган чаклар булды.

Бал кортлары мине пөхтәлеккә, эшчәнлеккә өйрәтте. Каенанам да гомер буе кортлар белән эш итте. Каенанамнан эшкә өйрәндем. 25-30 ел авыл белән шәһәр арасында яшәдек. Умарталарны бергәләп карадык, мин аның янәшәсендә булдым. Үземне умартачы дип әйтә алмыйм, ирем кушканның барысын да эшләдем. Хәзер умарталар тотмыйбыз.

«Минем хәзер иҗат итә торган чорым»

– Соңгы елларда Сез иҗатыгызда активлаштыгыз. Бер-бер артлы китапларыгыз чыга. Иҗатыгыздагы яңалыклар белән таныштырсагыз иде.

– Килешәм. Балалар үскән, гаилә тормышым да җайланды, иҗат итә торган чорга кердем. Комачаулаучы юк. Икенче яктан караганда, кыен чор да. Яшьрәк чакта килешкән, хаталар да гафу ителгән. Хәзер минем Сания Әхмәтҗанова дигән исемем, тудырылган образым бар. Миңа милләт кызы буларак карыйлар, киңәшәләр, кайсыдыр яктан үрнәк итеп карыйлар, мин моны тоеп торам. Үземне шушы кысаларда тотып, милләт кызы буларак, иҗат итәргә һәм яшәргә тиешмен. Мин шуңа омтылам. Бу, бер яктан, бик әйбәт, чөнки мин инде шагыйрә буларак өлгергән. Зиһенем, зирәклегем, белемем, тәҗрибәм дә җитә.

Икенче яктан, кысалардан чыкмау кирәк. Әгәр тайпылам икән, бу гафу ителми. Кирәкмәгән сүз әйтсәм, гамәл кылсам. Сания Әхмәтҗанова башы белән нәрсә сөйли инде бу, яшьләргә бу нинди үрнәк күрсәтә, диюләре мөмкин.

Белгәнемне әйтеп каласым килә. Мин үземне аргамактагы җайдак кебек сизәм. Аргамагым инде хәзер үз көенә җай гына юыртып бармый. Әйтерсең аяк астымда утлы өермә, тояк эзендә җир убылгандай. Аргамактан егылырмын да шушы упкынга убылырмын кебек. Аргамагым мине ташлап качар кебек.

«Язмышлар такыясы» китабым бик бәхетле язмышлы китап булды. Ул 2019 елда Ел китабы булды, Саҗидә Сөләйманова исемендәге премиягә лаек дип табылды. Мин анда иҗади циклларымны туплап бирә алдым. 2021 ел ахырында «Балачак баланнары» китабын чыгардым. Хәзер Татарстан китап нәшриятында «Күчеш дәвере» дигән яңа җыентыгым әзерләнә. Бу пандемия вакытында иҗат ителгән яңа шигырьләрем.

  • Сания Юныс кызы Әхмәтҗанова (әдәби тәхәллүсе – Гәрәбә) 1962 елның 20 апрелендә Арча районының Курса Почмак авылында туа. Арча педагогия училищесын, Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый. 20 елга якын мөгаллим булып эшли. Соңрак «Мәгариф» журналында, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында хезмәт куя.
  • «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Сания Әхмәтҗанова – «Оч иреккә, җы рым», «Пар алма», «Гәрәбә», «Язмышлар такыясы», «Балачак баланнары» китаплары һәм йөзгә якын популяр җыр тексты авторы (»Пар алма», «Кура җиләк», «Алмагач бураны», «Сары кашкарыйлар», «Син сөюдән чибәр», Әниемнең туган көне» һ.б.)
  • Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һади Такташ һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2009). Казанда яши. Кияүдә, ике улы, бер оныгы бар.

intertat.tatar/Зилә Мөбәрәкшина

 


Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева