Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

«Самара татарлары» журналында Ләбиб Леронның Әхтәм Зарипов турындагы истәлекләре басылды

“Самара татарлары” журналының  өченче санында Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Ләбиб Леронның режиссёр, артист һәм язучы Әхтәм ага Зарипов турындагы истәлекләре урын алган. Язманың авторы – журналист Фәрид Шириязданов.

Самара татарлары һәрвакытта Татарстандагы матур үзгәрешләргә куанып яши. Мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, биредә дә татарлык рухын сүндермәс өчен милләтебезнең тирән тарихын ачыклау һәм бай мирасын пропагандалау өлкәсендә эшчәнлек алып баралар. Биредә “Самара татарлары” журналы, “Бердәмлек”, “Сәлам” газеталары нәшер ителә. Аларның һәрберсе үз юлы белән барса да, максатлары бер –  татар халкына хезмәт итү.

Киләчәктә дә Самара матбугатында татар мәдәнияте өлкәсендә дан казанган әдипләребез, милләтнең тоткасы булган мәшһүр шәхесләр турында мәкаләләрне Татарстан язучыларыннан дә көтәбез.

“Самара татарлары” журналы редакциясе


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Янв
25
Вс
Янв
27
Вт
Фев
1
Вс
Тәуфыйк Кәримов
Фев
10
Вт
Солтан Шәмси