Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сабада Тәлгат Нәҗмиевка һәйкәл куелырмы?

“Әгәр дә кодрәтемнән килсә, мин аның бер китабындагы ишәккә арты белән атланып төшкән фотосын нигез итеп алып, Сабаның үзәгенә шундый һәйкәл салып куяр идем”,– дип сөйләде галим Хатыйп Миннегулов Тәлгать Нәҗмиевны искә алуга багышланган очрашуда.Вакыт бара. Шәмәрдән китапханәсе язучы-публицист, 27 ел “Саба таңнары” газетасы мөхәррире, Татарстан язучыларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге һәм Бәллүр каләм иясе Тәлгат Самат улы Нәҗмиев исемен йөртә башлаганга да 6 ел узган. Китапханәчеләр шушы мактауга исемгә лаек булырга тырышып, авылның мәдәният тормышын истә калырлык чаралар белән бизиләр. Тәлгат Нәҗмиев туган март аенда биредә аеруча җанлылык сизелә. Быел китапханәчеләр язучыны искә алуны “Китап алам кулыма” дип аталган өр-яңа интеллектуаль проект кысаларында үткәрделәр. Галим, әдәбият белгече, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Хатыйп Миңнегулов чараның махсус кунагы булды. Кичәдә катнашкан китап сөючеләр, лицей укучылары, Кукмарадан һәм авыллардан килгән китапханәчеләргә иң элек “Истәлегем булып калыр” уены тәкъдим ителде. Алып баручыларның сорауларына Тәлгат Нәҗмиев, Фәнис Яруллин иҗаты белән яхшы таныш кешеләр генә төгәл җавап бирә ала иде. Бу яктан барысы да тәртип, махсус кунак барында йөзгә кызыллык китермәделәр. Хәер Хатыйп абыйның үзе белән танышу да шушы уеннан башланды. Ә инде үзенә сүз бирелгәч, көр баритон (әллә басмы?) тавыш белән үтемле, җанлы, образлы итеп сөйләүче галим, бөтен аудиторияне үзенә каратты. Ул Казан артын, Саба, Кукмара төбәкләрен татарның чын милли ягы, каймагы дип атады.”Сабадан чыккан күренекле кешеләрнең мин белгән кадересе генә дә – артистлар, язучылар, галимнәр, дәүләт эшлеклеләре һәм башкалар әгәр дә алар булмаса, татар дөньясы, Татарстан нишләр иде икән, минемчә, бик фәкыйрьләнеп калыр иде. Бу кызыл сүз түгел. Әгәр традицияләр дәвам итә икән, монда сезнең дә өлешегез зур. Мин университет тәмамлап, 1967 елда эшли башладым һәм шул вакыт эчендә гел мине сабалар озатып торган, алар гел янымда булган икән дигән фикергә килдем. Тәлгат белән аның студент елларыннан танышмын, ул читтән торып укыды. Аларның группасы шулкадәр көчле иде, дәрескә кергәндә үземне алар белән тиң саный идем. Тәлгат группасындагы студентлар белән төрле мәсьәләр, әдәбият-сәясәт турында иркенләп сөйләшергә була иде. Сабада эшли башгачач та очрашкалап тордым. Менә шулар – Тәлгать университетта крусташым Зөфәр, укучым Шамилләр киткәч Саба ягы, сез мине гафу итәрсез, ничектер тоныкланып калган кебек булды. Психологик яктан кыен. Ә инде Тәлгатнең иҗатына килгәндә, иң беренче итеп аның тарихчылык хезмәтен алга куяр идем. Кабат ачып карагыз әле аның китапларын, күпме хәзинә, документаль материалларга никадәр бай икәнлеген күрерсез. Хәзер төбәк тарихын язучылар күбәйде. Әмма Тәлгатнеке кебек тирән язылган, үткәнне бар яктан комплекслы яктырткан хезмәтләр аз. Ул хәтта мәзәкләре аша да бик күпләрне тарихка керткән кеше. Аларны җанлы образлар кызыклы ституацияләр аркылы теркәп калдыра алган. Кайберәүләр кайчандыр үзен рәнҗеткән кешеләрдән үч алам дип тә яза. Тәлгатнең язганнарында берәр кешене рәнҗеткәне бармы? Минемчә, юктыр. Телебезнең матурлыгын, сыгалмалылыгын тасвирлау-өйрәнү ягыннан да аның китаплары дидактик материал булырлык. Саба ягында Тәлгат кебек мәшһүр кеше бармы икән хәзер? Әгәр дә кодрәтемнән килсә, мин аның бер китабындагы ишәккә арты белән атланып төшкән фотосын нигез итеп алып, Сабаның үзәгенә шунлый һәйкәл салып куяр идем”,– дип сөйләде Хатыйп Йосыф улы һәм китапханәгә яңа китапларын бүләк итте. Интеллектуаль уенда актив катнашучыларны Грамоталар белән билгеләп итүне дә кичәнең махсус кунагына тапшырдылар.

Мөхәррирлек эстафетасын үзенә кабул итеп алган Рөстәм Исмәгыйлов та Тәлгат Нәҗмиевның күркәм сыйфатлары, тууына 70 яшь тулу уңаеннан район мәдәният йортында үткәрелгән кичә турында сөйләде. “Бик аз аралашып калсак та, кыска гына вакыт эчендә дә бөтен тормышын Саба төбәгенә багышлаган кешенең үз эшенә тугры икәнлеген чын мәгънәсендә үземә тоеп калырга туры килде”,– диде ул. Элекке хезмәттәшебез, язучы Гөлсинә Галимуллина, район китапханәсе директоры Ләйсән Билалова да Тәлгать Самат улына бәйле истәлекләрен дулкынлану белән уртаклаштылар.

Тәлгат Самат улының хатыны Лемара ханым Сабаны якын итеп кызы белән очрашуга килгәннәре өчен Хатыйп абыйга зур рәхмәтен белдерде. Ләйсән Билалова әйткәнчә, мондый очрашулар әле соңгысы булмас. Яңа проект кысаларында безне яңа очрашулар көтә.

(“Саба таңнары”. Фәнил Мәүлетов)

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина