29 октябрь көнне Саба районы Шәмәрдән мәдәният йортында Рөстәм Зариповның «Бүре» исемле җырлар китабын тәкъдир итү кичәсе узды. Кичә оештыручыларның сәламләү сүзе һәм авторның кыскача биографиясе белән башланып китте. Аннары Рөстәм Зарипов китап язуга китергән илһам, иҗат процессының авырлыклары һәм шатлыклары, киләчәк планнары турында сөйләде. Кичә кунаклар катнашында концерт номерлары белән үрелеп барды. Чарада Татарстанның халык шагыйрьләре Газинур Морат, Зиннур Мансуров, шагыйрә Илмира Гыймаева катнашты.
Яңа комментарий өстәргә