Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Саба районында шагыйрь Рашат Низамиев белән очрашу булды

Саба районы Байлар Сабасының Әбрар ага Каримуллин исемендәге китапханәдә оста хикәяче, Һади Такташ исемендәге бүләк иясе, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булган, Язучылар берлеге әгъзасы, публицист, үзенчәлекле шагыйрь, язучы Рашат Мияссәр улы Низамиев белән “Бер күрешү-үзе бер гомер” – әдәби кичә уздырылды. Язучы белән очрашуда “Мишә дулкыннары”, “Өлкәннәр” клубы, авыл китапханәчеләре , язучы Рөстәм Зарипов, шагыйрә Илмира Гыймаева катнашты. Рашат Низамиев үзенең тормышы, иҗади юлы турында сөйләде, шигырьләрен укыды, яшьлек хатирәләре белән уртаклашты.

Чара язучы турында видео фрагментлар күрсәтү белән үрелеп барылды. Шулай ук кичә барышында Рашат Низамиев сүзләренә язылган җырлар да яңгырады, шигырьләр укылды. Кичә ахырында китапханә исеменнән якташ язучыга истәлекле бүләк тапшырылды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева