Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Саҗидә Сөләйманованың 100 еллыгында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың чыгышы

Саҗидә Сөләйманованың 100 еллыгында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулланың чыгышы:

— Бүген татар әдәбиятының алтын баганаларыннан берсе Саҗидә Сөләйманованың 100 еллыгы. Ул – әдәбият бәйрәме, ул – күңел бәйрәме. Без аны ел саен җыелышып, искә алырга өйрәнгән. Ул һәрвакыт безнең йөрәктә, чөнки аның шигырьләре һәркемнең күңелен дулкынландыра, шуңа күрә искерми. Бу инде шагыйрьнең олылыгы, бөеклеге турында сөйли.

Аны Анна Ахматова белән дә, Белла Әхмәдуллина, башкалар белән дә чагыштырып язганнар, әмма Саҗидә Сөләйманова ул үз исеме булган олы татар шагыйрәсе һәм бу турыда үзе өздереп әйткән. «Шагыйрә» дигән шигырендә ул менә болай ди:

Һәр авазы серле, шагыйрәнә,
Җир әйләнә, ә ул үзәктә,
өе тирәсендә дию туен
йөрәгенә басып күзәтә.
Шул йөрәктә тагын ничә үкчә!
Үксеп чыга аннан җыр, ютәл…
Йөрәгемнән сикереп,
җиргә чумдым,
Ахматова түгел мин,
бүтән.

Чыннан да ул бүтән, үзенчәлекле һәм безнең өчен һәрвакыт кадерле булачак. Бүген без «Гөлбадран» китабын тәкъдир итәбез. Шагыйрьнең проза китабы, бу шундук күзгә ташлана, чөнки әсәрдә шагыйрь каләме өчен хас үзенчәлекләр бар. Мәсәлән, «күзләрең синең төпсез кое» кебек дигән юлларны шагыйрь язганлыгы сизелеп тора. Саҗидә апа, әгәр дә озаграк яшәгән булса, атаклы, олы прозаик булып та җитешер иде. Ләкин язган хәтлесе дә онытылмаган.

Бу әсәр автобиографик элементлар белән сугарылган, шуңа күрә каһарманнар белән танышканда без Саҗидә апаның язмышы турында уйланабыз, шагыйрәне сагынабыз. Әсәр кешелеклек турында. Кеше шундый авыр хәлдә дә, үлем янаганын белеп тә, барыбер яшәргә омтыла, тормышка өмет белән карый. Менә шушы яктылыгы белән әлбәттә ул безнең татар прозасында үзенең урынын алды һәм ул искермәгән, аның темасы да шундый искерми торган.

Бик зур рәхмәт бүгенге чараны оештыручыларга — беренче чиратта «Татнефть»кә, «Рухият» программасына, шәһәр хакимиятенә, китапханәгә — барыгызга да. Юбилей уңаеннан гына түгел, ел саен Әлмәттә Саҗидә Сөләйманованың туган көнендә искә алу чаралары уздырыла һәм татар халкы яшәгәндә шагыйрәнең авазы һәрвакыт ишетелеп торачак дип ышанам.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар