Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Сәгыйрев Гакыйль

Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйрев 1938 елның 15 февралендә Татарстанның Октябрь районы (1997 елдан Нурлат районы) Әхмәт авылында колхозчы гаиләсендә туа. Ватан сугышы башлануның икенче көнендә үк, аның әтисе Шәрифулла фронтка китә һәм 1941 елның көзендә Смоленск шәһәре тирәсендә барган каты сугышларда хәбәрсез югала. Гакыйль әнисе Хәбибҗамал кулында тәрбияләнеп үсә. Үз авылларында башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул бишенче, алтынчы сыйныфларда укуын күрше Биккол авылына йөреп дәвам иттерә. Ләкин авырып китүе сәбәпле, алтынчы сыйныфны аңа бу авылда төгәлләргә насыйп булмый.

1951 елда әнисе Хәбибҗамал, ике баласын ияртеп, үзенең туган якларына – Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Фәйзулла авылына күченеп кайта. Биредә җидееллык мәктәпне тәмамлагач, рәссам булырга хыялланган Гакыйль Пенза шәһәрендәге сәнгать мәктәбенә китәргә дип җыенганда гына, умыртка сөяген имгәтүдән аяк-куллары хәлсезләнә башлап, сәнгать мәктәбе урынына табиблар юлламасы белән Самара шәһәрендәге хастаханәгә барып эләгә. Дәвалаулар уңай нәтиҗә бирми, 1957 елда операция ясауның да файдасы тими, Гакыйль аяк-кул хәрәкәтләре бик нык чикләнгән урын өсте авыруына әйләнеп кала.

Бөтенләй урын өстендә ята башлагач, Гакыйль күп итеп китаплар укырга, кайчан булса да кирәге чыгар әле дип, күңеленә килгән уй-фикерләрне кәгазьгә теркәп барырга тырыша. Куллары эшләмәсә дә, карандашны яисә ручканы тешләренә кыстырып язарга өйрәнә.

Гакыйль Сәгыйревнең беренче шигырьләре 1960 елда район үзәге – Нурлат шәһәрендә нәшер ителә торган «Дуслык» газетасында дөнья күрә.

Озакламый Казандагы газета-журналларда да исеме күренә башлый, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында яшь шагыйрь турында зур язма басыла, журналист Луиза Хәйруллина Лениногорск телевидениесеннән аңа багышланган зур тапшыру оештыра, шагыйрьнең бер бәйләм шигырьләре «Беренче карлыгачлар» дигән күмәк җыентыкка (1968) урнаштырыла, ә 1970 елда Татарстан китап нәшриятында «Тормыш җиле» исеме белән беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга. «Айбагарлар» дип аталган икенче китабы исә 1983 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби премиягә лаек була.

1994 елда Татарстан китап нәшрияты әдипнең сайланма әсәрләр төсендә төзелгән зур гына тупланмасын («Кабатланмас моң») укучыларга тәкъдим итә. Шул җыентыкны тулаем рус теленә тәрҗемә итеп, татарча оригиналлары янәшәсенә русча тәрҗемәләрен урнаштырып һәм авторның үз рәсемнәре белән бизәп, Самара шәһәрендә уникаль китабы дөньяга чыга.

Димитровград (Мәләкәс) шәһәре дә шагыйрь иҗатына битараф калмый: «Ике кояш» дип аталган күләмле җыентыгын укучыларга бүләк итә. Рәсем сәнгатендәге уңышлары өчен Г.Сәгыйрев 1999 елда Халыкара «Филантроп» оешмасы бүләгенә лаек була. Мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм күрсәтү оешмасы игълан иткән бәйгедә (анда дөньяның 62 төбәгеннән бер мең инвалид катнаша) Г.Сәгыйрев график рәсемнәре белән җиңү яулый. Ул шулай ук Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе дә (2001).

Ул 2009 елның 29 июлендә Ульяновск өлкәсе Димитровград (Мәләкәс) шәһәрендә вафат була.

Г.Сәгыйрев – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тормыш җиле: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 63 б. – 6000 д.

Айбагарлар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 48 б. – 4000 д.

Кабатланмас моң: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 207 б. – 5000 д.

Ике кояш: шигырьләр, хикәяләр. – Димитровград: Симбирская книга, 2000. – 347 б. – 1000 д.

Шатлыклы иртә: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 32 б. – 3000 д.

Йөрәк сере: шигырьләр, поэмалар, парчалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 303 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ю з е е в И. Шигырьдә – рәссам, рәсемдә – шагыйрь // Казан утлары. – 1998. – № 2. – 177–179 б.


Язучылар