Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рухи әйдәман: Бөек атаның бөек улы турында бер мәрсия

Халык шагыйре Ркаил Зәйдулла бөек казах язучысы Мохтар Әүезов белән татар хатыны Фатыйма Габитованың улы – күренекле сәясәтче Морат Әүезов турында истәлекләр тәкъдим итә.

Алматы шәһәреннән кайгылы хәбәр килде: озак авырудан соң казакъ һәм татар халыкларының күренекле улы, сәясәтче, әдәбиятчы, дипломат Морат Әүезов вафат булган…

Морат Әүезовның эшчәнлеге без күзаллаган тар кысаларга гына сыймый. Киң колачлы, киң кырлы, киң карашлы шәхес иде ул. Шуңамы аның турындагы язмаларда алман теленнән кергән «культуртрегер» дигән атаманы да очратканым бар. Ягъни мәдәният иясе, мәдәниятне халыкка таратучы. Әлеге төшенчәне туры һәм җитди мәгънәдә кабул иткәндә, бу атама Морат әкәгә туры килә дә кебек, ләкин, минем фикеремчә, һич тә аның масштабын, төрки халыклар өчен нинди олы фигура икәнен ачып бетерә алмый. Шуңа күрә мин аны үз телебездә «рухи әйдәман» дип атар идем. Урыслар андый сирәк кешеләрне «подвижник духа» дип олылый.

Былтыр аңа 80 яшь тулган иде. Шул уңайдан сентябрьдә Алматы шәһәрендә аның иҗатына арналган халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Морат әкә мине дә шул тантанада катнашырга чакырды. Бу язма шул җәһәттән кәгазьгә төшкән иде, һәм мин аны әлеге тантанада, чыгып, сәхнәдән дә укыдым.

…Без аның белән 1998 елда ПЕН-клубның Һельсинкида узган чираттагы конференциясендә очрашкан идек. Анда әдәбиятның дөньякүләм миссиясе, глобализм шартларында барлыкка килгән проблемалары турында сөйләгәне истә. Һәм бу чыгыш күпләрнең исендә калгандыр дип уйлыйм. Эрудиция җәһәтеннән, уен уйдырып салу ягыннан ул хәтта дөньяның күп кенә күренекле язучыларыннаан да аерылып тора иде. Ниһаять, озак еллардан соң, без кадерле остаз белән быел Казанда очраштык. Ул бирегә әтисе Мохтар Әүезовның татар телендә дөнья күргән китабын тәкъдир итәргә килгән иде. Мәҗлестә утырганда, ул: «Тукайның берәр шигырен сөйләгез әле», – дип үтенде. Тукайны шулай эреп, рәхәтләнеп, дөньясын онытып тыңлаган кешене мин күптән күргәнем юк иде. «Балачагымда әни миңа Тукай шигырьләрен яттан еш сөйли иде», – дип күз яшен сөртте ул. Әлбәттә, бөек шагыйрьнең «Өзелгән өмет» шигыре үзе дә күз яше белән сугарылган, поэзияне аңлаган кешенең иң нечкә күңел кылларын тибрәтми калмый. Биредә, мөгаен, сабый чагын, әнисе, әтисе белән узган кадерле мизгелләрне дә искә төшереп, Морат әкәнең күңеле тулгандыр. Мин инде аның әнисе Фатыйма Габитованың татар кызы икәнен Һельсинкида ук үз авызыннан ишеткән идем. Мондый мәгълүматка гаҗәпләнмәдем дә, 20нче гасыр урталарына кадәр шактый казакъ зыялысының (гомумән Үзәк Азия түркләренең) татар кызларына өйләнүе гадәти хәл булды. Ләкин Фатыйма ханым казакъ мәдәниятендә аерым урын тота: язмышның төрле әверелешләре сәбәпле, ул – өч бөек казакъның җәмәгате булган ханым. Анысы бер хәл, аның балалары да – казакъ мәдәниятендә, казакъ дөньясында күренекле урын алган шәхесләр. Ә бит аның Мохтар Әүезовка кадәр яшәгән ирләре – Билял Сулеев, Ильяс Жансугуров – репрессияләнә, шул замандагыча әйтсәк, Фатыйма «халык дошманнары» хатынына әверелә. Менә шундый авыр көннәрдә Билялның да, Ильясның да дусты булган Мохтар Әүезов бичара Фатыймага ничек тә ярдәм итәргә тырыша. Бераздан аларның мөнәсәбәте якынайганнан-якынаеп, арада мәхәббәт хисләре бөреләнә башлый. Икесенең дә соңгы мәхәббәте… Тәкъдир! Морат Әүезовның дөньяга аваз салуы, бер уйласаң, могҗизага тиң. Ләкин тәкъдирдә берни дә очраклы була алмый; һәм һәр сабый үз ризыгы белән туа, диләр.

Фатыйма ханым үзе үк мавыктыргыч роман каһарманы була ала, киләчәктә ул, бәлки, язылыр да, һәм укучы татар белән казакъ халыкларының бәйләнешләренә, нәсел җепләренең чуалып бетүенә тагын бер кат инаныр. Рухи яктан гына түгел, без – кан тамырлары да тоташкан якын кардәшләр. Хәер, бу турыда бездә шактый язылды. Тәүфикъ Әйди, Хатыйп Миңнегулов, Лерон Хәмидуллин (мин бу басмада аның мәгълүматларыннан да файдаландым) агайларның хезмәтләрендә татар-казакъ мөнәсәбәтләре җентекләп тикшерелгән. Әлбәттә, Тукай әйтмешли, мәсьәлә зур, тарих тирән, бу юнәлештә эшләгәндә, яңа буын галимнәрен дә көтелмәгән ачышлар көтә…

Безнең халыкта «Алма агачыннан ерак төшми» дигән әйтем бар. Морат әкәнең дөньяга карашы формалашуда атасы Мохтар Әүезовның йогынтысы, әлбәттә, биниһая. Казакъ халкының бөек язучысы буларак, ул гомумтөрки тарихны да бик яхшы белгән. Татар әдәбияты белән таныш булуы да истәлекләрдән яхшы билгеле, бу – аның әсәрләрендә дә күренә. Аның татар әдипләренә хәерхаһлыгы турында күп мисаллар китерергә була. Биредә Башкортстанның халык шагыйре, үзе дә тумышы белән татар булган Мостай Кәримнең бер истәлеге белән уртаклашасым килә.1957 елда Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» китабы СССР Язучылар берлеге тарафыннан Ленин премиясенә тәкъдим ителә. Шул заманнарда премия бирү комиссиясе әгъзасы булган Мостай Кәрим, Муса Җәлил һәм аның иҗаты турында иң җылы, иң кирәкле сүзләр әйтүче Мохтар Әүезов булды, дип язган иде. Мөгаен, бу очракта Мохтар ага Оренбургта яшәгән чорларында Муса Җәлил белән аралашкан чакларын да истә тоткандыр.

Мохтар Әүезовның музей-йорты китапханәсенә күз салганда да, казакъ-татар мәдәни багланышларының ныклыгына инанасың. Казан, Оренбург, Уфа басмаханәләрендә 1917 елга кадәр татар наширләре тарафыннан нәшер ителгән казакъ телендәге китаплар, алар янәшәсендә Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил томнары, Кави Нәҗми, Ибраһим Гази, Хатип Госманнарның бөек остазга имзалап биргән китаплары… Ә музейның түреннән Мохтар Әүезовның сөйкемле зур рәсеме елмаеп карап тора. Аны 1941 елда олуг рәссамыбыз Бакый Урманче ясаган.

Биредә мин Мохтар аганың безнең милләттәшебез, күренекле композитор, Казакъстан республикасының беренче гимны авторларыннан берсе Латыйф Хәмиди язмышында да зур роль уйнаганын искә төшереп үтәсем килә. Нәкъ менә ул Мәскәүдә татар музыка студиясен тәмамлаган Хәмидине Алматыга эшкә чакыра һәм һәрвакыт аны иҗатка рухландырып тора.

Менә шундый мохитта үскән Морат Әүезовның бөтен төрки дөньясында күренекле шәхес булып җитешүе табигый.

Аның бар иҗатына күз салсаң, төп бер фикергә тап буласың – бүгенге глобализация шартларында түрк халыклары бары тик үзара берләшкән очракта гына мөстәкыйль булып калырга мөмкин. Бу берләшүне ул мәдәни багланышлар рәвешендә генә күз алдына китерми. Аның фикеренчә, иң әүвәл Үзәк Азиянең төрки илләре бер дәүләткә (конфедерация буларак фаразлыйк) берләшергә тиеш. Шул очракта гына глобаль шартлардагы геосәясәттә түркләрнең үз урыннары булачак, үз сүзләре үтәчәк. Хәзерге дөньякүләм вазгыятькә күз салсак, аның хаклыгына ышанмый мөмкин түгел. 21 гасырда төрки халыкларны зур сынаулар көтә. Ул сынауларны җиңеп чыгу өчен, милләтнең Морат Әүезов кебек рухи әйдәманнары кирәк.

Гасырлар дәвамында төрле территорияләргә таралып, дистәләрчә дәүләтләр корган, һәм чит халыклар белән аралашып төрле кыяфәтләргә кергән түрк халкына бүген Билгә ханнар, Күлтәгиннәр, Төнекегләр васыятен искә төшерергә вакыт. Алар үзләренең мәңге җуелмас ташъязмаларында һаман да безне бердәмлеккә чакыра.

Ни генә булмасын, кайсыбыз йөзләрчә еллар урманнар янәшәсендә, кайсыбыз тау-таш арасында яшәсәк тә, безнең Ана ватаныбыз – Бөек Дала. Шуңа да язмамны Галимҗан Ибраһимов «Казакъ кызы» романына эпиграф итеп куйган дүрт юллык шигырь белән тәмамлыйсым килә (аны совет заманында, хәтта большевистик репрессияләр хөкем ителгәч тә, сызып калдыралар иде). Бөек Мәгъҗанның бөек шигыре ул!

«Киң дала, күрсәң гуй, ана җаткан,

Җебектәй җәсел чүптә битен җапкан,

Аскар тау, балдай татлы сулары бар,

Әнә шул анам иде мине тапкан…»

Бөек атаның бөек улы Морат Әүезов бүген, мөбарәк Корбан бәйрәмендә, Алматының Иске зиратына – әтисе Мохтар Әүезов янәшәсенә җирләнде. Урыны җәннәттә булсын.

Утырганнар арасында уңнан өченче

Фото: © Ркаил Зәйдулла архивыннан

Тулырак: https://intertat.tatar/news/ruxi-aidaman-boek-atanyn-boek-uly-turynda-ber-marsiya-5866800


Язучылар

Туган көннәр

Июл
31
Пт
Лира Вәлиди
Авг
5
Ср
Мәдинә Маликова
Авг
10
Пн
Наиб Ләисов