Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә шагыйрьләр белән очрашу оештырылды

22 апрельдә Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган очрашу узды.

Чарага Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шәйхи Маннур, Фатих Хөсни һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, шагыйрь, драматургКорбанов Рафис Харис улы; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Болгар радиосы», «Татар җыры», Татарстан журналистларының «Бәллүр каләм» бәйгеләре премиясе иясе, шагыйрә – Рәсимә Әхмәтзакир кызы Гарифуллина; Абдулла Алиш һәм Каюм Насыйри исемендәге премияләр иясе, укытучы, балалар шагыйрәсе – Рәхимә Минвәли кызы Арсланова, Казан шәһәренең Совет районы Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиянең башлангыч класс укытучысы – Сәгъдиева Илсөяр Миргазиз кызы; Киров районы 57 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары: Галиева Зөлфия Мансур кызы,  Гайнетдинова Ләйсән Шәһит кызы һәм китап сөюче мәктәп укучылары чакырылды. Республика балалар китапханәсе директоры Мөхәммәтгәрәева Ирина Дамир кызы кунакларны каршы алып, китапханә белән таныштырды.

Тантананы филология фәннәре кандидаты, китапханәнең милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе Насыйбуллина Нуридә Шайдулла кызы ачып җибәрде: «1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары илебезгә бәреп кергәч, халык белән бергә язучыларыбыз да көрәшкә күтәрелә. Сугышның беренче елында гына да 25 каләм иясе (аларның дүртесе Язучылар берлегенең идарә әгъзасы) фронтка китә: Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Баян, Әхмәт Исхак, Абдулла Алиш, Хәйретдин Мөҗәй, Сибгат Хәким, Мөхәммәт Садри, Нури Арсланов, Гали Хуҗи, Әнвәр Давыдов, Зәки Нури, Зыя Мансур һәм башкалар. Төньяк-көнбатыш, Беренче һәм Икенче Белоруссия, Ленинград, Беренче һәм Өченче Украина, Воронеж, Волхов һәм башка фронтларда татар телендә газеталар чыга. 1942–1943 елларда бер төркем язучылар, шул исәптән Гадел Кутуй, Афзал Шамов, Мәхмүт Максуд, Әхмәт Ерикәй, Риза Ишморат, Габдрахман Әпсәләмов, Ибраһим Гази, Абдулла Әхмәт, Гомәр Галиев, Әхмәт Исхак, Шәйхи Маннур, Гамир Насретдинов, Әхмәт Фәйзи, Шәрәф Мөдәррис һәм башкалар фронт газеталары редакцияләрендә эшлиләр. Аларның язмаларын, әдәби әсәрләрен бер хис, бер уй, бер максат берләштерә – Ватанны саклап калырга! 1943 елны Мәскәүдә Совет язучылары берлеге президиумы утырышы була. Анда  ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе Гази Кашшаф, язучылар: Таҗи Гыйззәт, Нәкый Исәнбәт, Кави Нәҗми, фронттан кайткан Гадел Кутуй, Әхмәт Ерикәй, Мөхәммәт Садрилар чыгыш ясый. Совет язучылары берлеге җитәкчесе Александр Фадеев гаҗәпкә кала. Татарстан Язучылар берлеге үзенең әгъзаларының 20 процентын сугышта югалткан  инде югалткан була! Дәһшәтле көннәр дәвам итә. Корбаннар саны арта тора. Бу сугышта Татарстан 31 язучысын, 22 журналистын югалта. Илебездә бу кадәр югалту кичергән Язучылар берлеге булмый.

Бөек Җиңүнең 85 еллыгын каршылар алдыннан Роберт Миңнуллин исемендәге  Республика балалар китапханәсендә яу кырында һәлак булган язучылар турында чара уздырырга ният кылдык. М.Җәлил, Ф.Кәрим, Г.Кутуй, А.Алиш, Н.Баян, Х.Мөҗәй исемнәре халкыбызның йөрәк түрендә. Д.Фәтхи, К.Басыйров, М.Вәдүт, М.Әблиев, Х.Рахман, М.Гатау, Ш.Гәрәй, Ә.Камал, М.Мостафин, М.Мамин, Х.Кавилар сугышка кадәр китапларын чыгарып өлгергәннәр. К.Вахит, М.Гаяз, М.Әхмәтгалиев, Г.Галиев, Ә.Гыймадов, А.Аитов, И.Шәфиев, И.Закиров, Ә.Әминев, С.Мөлековларның иҗаты исә бөреләнеп кенә килә. Аларның киләчәккә зур иҗади планнар белән янып, канатларны тагын да ныгытырга өметләнеп йөргән чаклары. Әблиев әйбәт драматург булыр иде. Мамин исә Такташ турында саллы фәнни хезмәт язган, әмма яклап өлгермәгән. Мөсәгыйть Мостафин хикәяләр остасы булган. Әмма сугыш барысын да үзенчә хәл итә. Каһарман-шагыйрь Фатих Кәримнең түбәндәге шигъри юлларын тетрәнмичә укып буламы?!

Бәлки, бу хат соңгы хатым булыр,

Иң дәһшәтле утка керәмен.

Шулай була калса, кояшны да

Бүген соңгы тапкыр күрәмен.

Яуда һәлак булган татар язучылары турында мәгълүматларны, аларның әсәрләрен туплап халыкка чыгаруда зур өлеш керткән Рафис Корбан җәлилчеләр һәм якташы разведчик Исхак Әхмәров турында сөйләде.

Бүгенге көндә дә яу кырыннан әйләнеп кайта алмаган татар язучыларын, каһарман каләм ияләрен без белергә, онытмаска тиеш.

Әлеге очрашуда Рәсимә Гарифуллина, Рәхимә Арсланова  батырларга багышланган шигырьләре белән таныштырдылар, автографларын куеп истәлеккә китапларын бүләк иттеләр. Кунакка килгән язучыларыбызның иҗаты фронтовик татар язучылары белән аваздаш, аларның киң колачлы әсәрләре укучыларны битараф калдырмады. Балалар сораулар бирделәр, табышмакларга җаваплар эзләделәр, бүгенге очрашуда катнашкан шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләделәр. Дошманга каршы штык белән дә, каләм белән дә көрәшергә көч тапкан, ялкынлы йөрәкле, курку белмәс каһарман язучыларыбызның рухы шат булсын!

Китапханәчеләр Низамова Айгөл Айрат кызы, Низамиева Алсу Рәшит кызы укучыларга «Язучы-фронтовиклар иҗаты» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итте. Милли әдәбият һәм туган якны өйрәнү бүлегендәге әсәрләр, язучыларыбызның тормышы һәм иҗаты турындагы китаплар балаларда зур кызыксыну уятты.

Әлеге очрашу мизгеле тагын да җылылык бүләк итүен теләп Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры Мөхәммәтгәрәева Ирина Дамир кызы исеменнән аның урынбасары Гөлнар Харис кызы Иксанова балаларга китаплар, язучыларга, укытучыларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Әлеге чара «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының «Заман көзгесе» тапшыруында яктыртылачак.

 

Әлеге язманы Милли әдәбиятләр һәм туган якны өйрәнү бүлеге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Нуридә Насыйбуллина әзерләде.

 


Язучылар

Туган көннәр

Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров
Май
26
Вт
Ихтияр Гаязов