Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла: Тукай да һәр шагыйрь балалар өчен язарга тиеш, дип әйткән булган

Балалар әдәбияты – теләсә кайсы халыкның мәдәниятен саклап калу өчен нигез. Габдулла Тукай да һәр шагыйрь һәм прозаик балалар өчен язарга тиеш, дип әйткән булган. Бу хакта Мәскәүдә Татар балалар әдәбияты көннәрен ачу тантанасында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла сөйләде.

«Яңа балалар әдәбиятына нигез салучы, әлбәттә, татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай, ул һәр шагыйрь һәм прозаик балалар өчен язарга тиеш, дип санаган. Һади Такташ, Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Муса Җәлил – барлык күренекле татар язучылары балалар өчен әсәрләр иҗат иттеләр», – дип белдерде ул.

Ркаил Зәйдулла билгеләп үткәнчә, хәзерге татар авторлары балаларның туган телгә һәм әдәбиятка карата кызыксынуларын арттыруны дәвам итә. Шулай ук ул яхшы язылган әсәрнең теләсә кайсы яшьтәге укучыга кызыклы булачагын әйтеп үтте.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр