Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла Татарстан халкын Корбан гаете белән тәбрикли

Хөрмәтле каләмдәшләр! Мөселман кардәшләр!
Барыгызны да Корбан гаете көне белән котлыйм. Корбан гаете – мөэмин-мөселман өчен иң олы бәйрәмнәрнең берсе.

Аллаһка мәдхия уку белән бергә без үзебезнең гамәлләр турында да уйланырга тиеш. Бигрәк тә бүгенге катлаулы заманда бер-беребезгә мәрхәмәтле булыйк, ярдәмләшеп яшик. Афәтләр безне читләтеп үтсен, исән-имин булыйк. Аллаһ тәгалә һәркемгә сабырлык, итәгать бирсен. Милләтебезгә үз теле, үз дине белән киләчәккә барырга язсын.
Ркаил Зәйдулла


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар