Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла Ринат Таҗетдиновны юбилее белән котлады

Камал театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның юбилей кичәсе узды. Аны юбилее белән Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да котлады.

«Мондый мәртәбәле актерыбызның гомер бәйрәме – театрыбыз һәм тамашачы өчен генә түгел, мәдәниятебез өчен олы бәйрәм, зур тантана. Театр белән әдәбият һәрвакыт бергә үрелеп бара. Мин инде спектакль өчен беренче нәүбәттә пьеса кирәклеге турында әйтеп тормыйм. Бар иде заманалар: Ринат абый радиодан шагыйрьләрнең шигырьләрен укып халыкка җиткерә иде. 18 яшьләр булдымы икән, үз шигырьләремне аның укуында радиодан тыңлагач, үземне чыннан да шагыйрь итеп сиздем беренче тапкыр. «Нүжәли мин моны яза алдым икән», – дип уйлап та куйганым хәтеремдә. Ринат абый белән без – якташлар, якташлар гына да түгел, минем әби әйтә иде: «Безнең ерак бабай Кеце Цынлыдан күцеп безнең авылга нигез салган», – дип. XVII гасыр ахырында. Мин ышанам – безнең бик ерак нәсел башы бердер, чөнки без Ринат абый белән күптәннән аралашабыз, холыкларыбыз да охшаш. Һәркемгә мәгълүм – Татарстанда иң динле халык Цүпрәледә. Без ана карынында ук иман китергәнбез. Мин сиңа, Ринат абый, мөселман сәгате бүләк итәм – ул биш вакыт азан әйтә торган сәгать», – диде ул һәм Ринат Таҗетдиновка багышланган шигырен укыды.

intertat.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр