Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла Минтимер Шәймиевне юбилее белән котлады

Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы!

Татарстан Язучылар берлеге һәм шәхсән үз исемемнән Сезне олы бәйрәмегез — 85 яшьлек юбилеегыз белән ихластан тәбрик итәм!

Сез Рәсәй дәүләтендә кискен үзгәрешләр барган, гаять болгавыр вакытта Татар илен бәйсезлек юлына алып чыккан, Татарстан Республикасының беренче Президенты булган олуг шәхес. Ул катлаулы чорда татар халкының язмышын үз кулыгызга алып, милли үсешкә юл ачуыгыз зур каһарманлык булды.

Республикабызның сәяси-иҗтимагый һәм икътисади тотрыклылыгын тәэмин итү өстенә, аның рухи-мәдәни торышын, әдәбият, мәдәният, фән, халык мәгарифе үсешен аерым күз уңыгызда тоттыгыз һәм бүген дә ул эшне нәтиҗәле дәвам итәсез.

Без, татар әдипләре, һәрдаим сезнең хәерхаһлы мөнәсәбәтегезне тоеп иҗат итәбез. Әдәбиятыбыз аксакалларының да, яшь каләм ияләренең дә әсәрләре белән танышып, әдәби процесска һәрвакыт үзегезнең фикерегезне белдерә киләсез. Иҗат кешесе өчен югары җитәкчелекнең бәяли белүе бик зур таяныч. Бу игелекле эшләрегез өчен тирән хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне җиткерәбез.

Хөрмәтле Минтимер ага! Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, имин тормыш, шатлыклы гомер телим. Әле күп еллар милләтебезнең таянычы булып, игелекле эшләрегезне дәвам итеп яшәргә язсын!

Ихтирам белән,
Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева