Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла «Җәлил укулары» фәнни-гамәли конференциясендә катнашты

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында  “Муса Җәлил укулары – 2026” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе  Ркаил Зәйдулла конференциянең ачылыш тантанасында Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләде. Ул чыгышында беркадәр тарихка әйләнеп карап, Җәлил иҗатының әһәмиятен ачты. Шагыйрь Җәлил мирасына бүгенге күзлектән чыгып бәя бирде һәм аның иҗатын яшь буын өчен үрнәк дип атады.

Ркаил Зәйдулла әдәбиятның көче, Җәлил шигърияте аша милли рухны саклау һәм буыннар бәйләнеше турында да сөйләде. Аның чыгышы конференциягә җыелган фәнни хезмәткәрләр, укытучылар һәм студентлар тарафыннан зур кызыксыну белән тыңланды.

Фото: Салават Камалетдинов

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр