Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ркаил Зәйдулла әдәби марафончыларга: Бүгенге көндә китап уку шөгыль генә түгел, ә казаныш

Казанда узган «Әдәби марафон» дөньякүләм проекты җиңүчеләрен бүләкләү тантасында Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла да чыгыш ясады һәм катнашучыларны тәбрик итте.

«Мин һәр ел саен шушы тантанада катнашырга тырышам. Яңа йөзләрне биредә күреп сөенәм, танышларын күрсәм шатланам. Китап уку бүгенге көндә шөгыль генә түгел, ә казаныш. Бу сүзләрне әйткәндә, әлбәттә, татар китабын укуны күз уңымда тотам. Татар телендә китап уку – үзе үк сине татар милләтеңнән булуыңны раслый торган бер факт та дип саныйм. Китаплар һәм басмалар да күптөрле, сайлап ала белү дә кирәк. Елдан-ел классикларны укучылар да арта бара, шул ук вакытта хәзерге заманның күренекле әдипләрен дә яратып укыйлар», – дип белдерде Ркаил Зәйдулла.

Әдип әдәби өлкәдәге хәзерге чор тенденцияләрен дә әйтте.

«Залдагыларның күбесе дә хатын-кызлар. Бу исә хатын-кызлар әдәбияты алга китүенә дә илһамлы этәргеч ролен башкара. Чөнки хатын-кыз гына хатын-кыз психологиясен аңлый һәм аңлата ала. Шуңа күрә дә иң популяр язучылар әлеге чорда – гүзәл затлар. Бер бөек кеше болай дип әйтеп калдырган: «Дәүләтләр белән телевизор караучылар түгел, китап укучылар идарә итә». Бу, чыннан да, хак сүзләр. Китапның да хәзер төрле формалары бар. Яшьләр күбрәк электрон форматны сайласа, безнең буын кәгазь вариантны өстен күрә. Аннары китап – кешене ялгызлыктан да коткара. Шуңа күрә дә бергә һәм бердәм булыйк, уңышлар телим», – диде ул.

tatar-inform.tatar/Юлай Низаев


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Янв
24
Сб
Нияз Әхмәрев
Янв
25
Вс
Янв
27
Вт
Фев
1
Вс
Тәуфыйк Кәримов