25 декабрьдә ЧР Урмай авылында “Чувашстан Республикасы татар авылларын өйрәнүчеләр клубы”ның беренче форумы узды. Форумда Комсомол районы муниципиаль округы башлыгы Н.Н.Раськин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Әхмәт хәзрәт Макаров, ТР Язучылар берлеге рәисе, депутат Р.Р.Зәйдуллин, ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты директор урынбасары М.М.Гыйбатдинов, Түбән Новгород өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе М.Г.Абдулганиев һ.б.лар катнашты.
Форум кысаларында “Чувашстан Республикасы татарлары” дигән фәнни-гамәли конференция узды. Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты директор урынбасары М.М.Гыйбатдинов, Идел буе һәм Урал алды тарихы бүлеге хезмәткәрләре – Р.Р.Әминов, Х.З.Баһаветдинова, И.И.Гайнуллиннар чыгыш ясадылар.
Чарада шулай ук Урмай авылы тарихына багышланган китап тәкъдир ителде.
Яңа комментарий өстәргә