Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Риза Фәхреддин эзләре

Әлмәт язучылары, «Кызыл каурый» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары 17 апрельдә нефть башкаласының үзәк мәчетендә узган Ризаэддин Фәхреддиннең «Асар» («Эзләр») китабы буенча укучылар конференциясендә катнашты. Аны галим исемендәге музей директоры, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова алып барды.

Бу форум — «Татнефть» Хәйрия фондының «Риза казый мирасы» мәдәни-мәгърифәт проектын тормышка ашыру программасы нигезендә үткәрелгән чираттагы мероприятиесе. Моңа кадәр «Р.Фәхреддин: кәгазь өстендә калган исем — бетмәс гомер», «Мәшһүр хатыннар», «Нәсыйхәт», «Җәвамигуль кәлим шәрехе» китапларына багышланган чаралар узган иде.

Р. Фәхреддин укуларында Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре докторы, ТР атказанган укытучысы Әнвәр Шәрипов, ТР Көнчыгыш төбәге казые, Әлмәт имам-мөхтәсибе, Р.Фәхреддин исм. мәдрәсә директоры Исмәгыйль Сингатуллин, Казан Ислам институты гарәб теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире Айдар Карибуллин, филология фәннәре кандидаты Сирина Трофимова, тарихчы, журналист, Рафаэль Төхфәтуллин премиясе лауреаты Дамир Таҗиевлар чыгыш ясады.

Мәшһүр татар галиме, тарихчы, дин белгече, педагог, журналист, «Шура» журналы мөхәррире, Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте мөфтие Ризаэддин Фәхреддиннең саллы хезмәте дүрт томнан торган. 15 җөзъәдән (кисәк) торган беренче ике том революция шаукымына кадәр Оренбург каласында гарәп графикасында басылып чыккан, калган ике том басылырга өлгермичә калган. Чөнки 1911 елда Р. Фәхреддиннең йортына жандармерия тарафыннан тентү ясалып, шул вакытта басмага әзерләнгән кулъязмалар төяп Сарапулга озатыла.

Соңыннан галим фактографик материалларны кабат туплый, әмма революциядән соң аларны бастырырга насыйп булмый. «Беренче мәртәбәдә «Асар»ны зур теләк вә зәвык белән язган булсам, бу юлы инде үземнең сынган күңелемә вә янган йөрәгемә юаныч табу, хәсрәт ялкынына су бөркү өчен язам. Әвәлге мәртәбә тәртип каләмемне карага манчып язган булсам, бу дәфгасында инде күземнән аккан яшь тамчыларына манчып язам», — дип язып калдырган Р.Фәхреддин. Шулай да ул хезмәтнең тулысынча басылып чыгасына чын күңелдән ышана, бәлки киләчәктә әлеге хезмәтне дәвам иттерүчеләр дә табылыр, дигән өмет белән яши.

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров
Май
26
Вт
Ихтияр Гаязов