Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Разил Вәлиев: “Түбән Кама миңа – җир шарының үзәге шикелле”  

Халык иҗаты йортында Татарстанның халык шагыйре, Түбән Каманың мактаулы шәхесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиевның 75 яшьлек юбилеена багышланган “Еллар аша сөйләшү” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.

Чарада район һәм шәһәр җитәкчеләре, шагыйрьнең каләмдәшләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, якташлары, туганнары-якыннары, шигърият сөючеләр катнашты.

Алып баручылар Разил Вәлиевның “Яшәү мәгънәсе” дип исемләнгән фәлсәфи уйлану-истәлекләре аша тамашачыны мөхтәрәм якташыбызның тормыш сәхифәләре белән таныштырды. Чара барышында шагыйрьнең балачак елларыннан алып, бүгенге көнгә кадәр тормыш юлы, иҗади, иҗтимагый эшчәнлеге күз алдыннан кичерелде.

Барлык түбәнкамалылар исеменнән юбилярны гомер бәйрәме белән район башлыгы Рамил Муллин котлады.

Рамил Хәмзә улы Разил аганың республика һәм муниципаль район үсеше өчен куйган хезмәтләренә тукталып, башкарган эшләре өчен зур рәхмәтен белдерде. “Разил Исмәгыйль улына нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәм дә, аз булыр кебек. Үз тормышында күп гамәлләр кылган, үзеннән соң зур эз, буразна калдырган кеше ул Разил абый. Кайда гына булса да, ул үз җиренең кешесе, Ташлык баласы булып калды. Һәм һәрвакытта Ташлык җире, Түбән Кама җире аның өчен Ватаны булып калды. Әлбәттә, без Сезгә зур рәхмәтебезне җиткерәбез”, -диде район башлыгы үз чыгышында.

Тәбрикләү сүзләрен шулай ук Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, берлекнең Яр Чаллы бүлеген җитәкләүче Факил Сафин, “Кама таңнары” әдәби берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев һәм башка кунаклар җиткерде.

Әлбәттә, мөхтәрәм авылдашларын ташлыклылар да котлады. Алмаз Хәмзинның гармун көенә аларның юбиляр белән бергәләшеп “Ташлык гимны”н башкаруы кичәгә кабатланмас мизгелләр бүләк итте.
“Ташлык авылы, Түбән Кама районы миңа – Җир шарының үзәге шикелле. Мин һәрвакыт монда атлыгып кайтам. Түбән Камага мин бик рәхмәтле”, – дип, кичә ахырында юбиляр үзе дә якташларына ихлас теләкләрен җиткерде.

Кичә барышында шагыйрьнең күп кенә шигырьләре яңгырады. Әлбәттә, сәхнә түреннән Разил Вәлиев үзе дә тамашачыга шигъри тәлгәшләрен бүләк итте. Юбиляр сүзләренә язылган моңлы җырлар, дәртле биюләр чараны тагын да ямьлерәк, тулырак итте.

http:tat.e-nkama.ru

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
18
Сб
Фирдүс Гыймалтдинов
Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева