Балык Бистәсе районының Балтач авылы мәктәбендә Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның музей-салоны ачылды. Биредә язучының өстәле, язу машинкасы, автографлы китаплары, уникаль фоторәсемнәр һәм документлар урын алган. Бер стендта Балык Бистәсе районыннан чыккан әдәбият-сәнгать әһелләре турында мәгълүмат урнаштырылган.
Яңа комментарий өстәргә