Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Равил Бохараевның шәхси архивы Татарстан Милли музеена тапшырылган

Татар шагыйре, язучы, тәрҗемәче, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Равил Бохараевның кулъязмалары һәм фоторәсемнәрен Татарстан Республикасы Милли музеена тапшырганнар. Барлык материалларны шагыйрьнең тол хатыны – Лидия Григорьева тапшырган.

«Архивта Равил Бохараев кулъязмалары, фоторәсемнәр бар. Кулъязмалар арасында – «Тамерлан күләгәсе» поэмасы бар, аны Бохараев Казан университетының механика-математика факультетында укыганда 20 яшьлек студент чагында язган. Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка багышланган «Бабай» телесериалының синопсисы бар», – дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат хезмәте.

Равил Бохараевның архивында шәһәрнең меңьеллык тарихына карашын чагылдырган «Сказ о Казани» дигән тарихи-әдәби хезмәте, бастырылмаган пьесалары һәм шигырьләре дә бар.

«14 сентябрьдә Мәскәү актрисасы Ольга Калашникова Казанда ХХ Халыкара Волошинский әдәби фестивале кысаларында Равил Бохараев пьесасы буенча моноспектакль уйнады. Бу көнне ул шагыйрь архивын Лидия Григорьева үтенече буенча музейга тапшырды», – диелә хәбәрдә.

Архив фотолары арасында Бохараевлар нәселенең фотоальбомы бар. Хезмәткәрләр альбомның берничә рәсемен өйрәнү өстендә эшләячәк.

«Без Лидия Григорьевага бик рәхмәтле. Аңа «музей меценаты» билгесен тапшырачакбыз. Музей Равил Бохараев иҗатын популярлаштыруга үз өлешен кертәчәк. Моноспектакльне Татар китабы йортында күрсәтергә була: анда укымышлы, зыялы татар яшьләре йөри. Мәдәни-агарту циклы булдырырга кирәк, анда Бохараевның әдәби мирасы төрле иҗади өлкәләрдә дәвам итәчәк», – диде Татарстан Милли музее генераль директоры Алисә Вяткина.

tatar-inform.tatar

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина