«Әдәби атнакич» мәдәни проекты 21 ноябрьдә Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният сараеның «БиблиоНефть» мәйданчыгында старт алды.
Оештыручылары — Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды. Беренче очрашуда М. Җәлил исемендәге премия лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин һәм күпсанлы шигъри бәйгеләр җиңүчесе Дания Нәгыйм катнашты.
«Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова нефтьчеләрнең һәрдаим социаль мәсьәләләргә зур игътибар бирүләре турында әйтеп үтте, нинди генә эш башкарылса да — юллар төзүме, ишегалларын төзекләндерүме, мәктәпләргә ремонт ясаумы, китап чыгарумы — болар барысы да беренче чиратта яшьләрне күзалдында тотып эшләнә, дип белдерде.
— Без «Татнефть»тә боларны киләчәккә инвестицияләр дип атыйбыз, чөнки безнең киләчәгебез, ул сез — яшьләр. Тиздән сез әти-әниләрегез урынына предприятиеләргә, социаль учреждениеләргә эшкә киләчәксез, «Татнефть»нең, республиканың, илнең алга барышы сезнең кулда булачак. Һәм әлбәттә инде әдәбиятны, мәдәниятне үстерү дә бик мөһим юнәлеш, ә алмашны бүген үк әзерләргә кирәк. Шуңа күрә языгыз, иҗат итегез, яңа үрләр яуларга тырышыгыз, ә без ярдәм итәрбез, — диде Эльмира Газизова.
Очрашуга Югары нефть мәктәбе студентлары, Р. Фәхретдин исемендәге 1-нче лицей, лицей-интернат укучылары, язучылар, Әлмәт театры артистлары һәм әдәбият сөючеләр килгән иде. Кичәне алып баручы, күптән түгел генә Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җаваплы сәркатибе вазифаларына керешкән Равил Сабыр кыскача гына Казан кунаклары белән таныштырды.
Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Дания Нәгыйм ничек яза башлаулары, бүген нинди уй-борчулар белән янулары турында сөйләделәр, шигырьләрен укыдылар. Шулай ук кичәдә катнашучылар алдында Әлмәт театры актрисасы Резедә Хәертдинова чыгыш ясады. Ул инде драматург буларак та («Киңәш кирәк» комедиясе чыкты), шагыйрә буларак та («Хәят» шигырьләр җыентыгы дөнья күрде) танылып килә.
Аннары Казан кунаклары күпсанлы сорауларга җавап бирделәр. Ни өчен башта шигырьләр язып аннары драматургиягә, прозага күчтегез? Иҗат итәр өчен илһам каян табасыз? Гаилә әгъзаларының сезнең шагыйрь булуыгызга мөнәсәбәте нинди? Һ.б. һ.б.
Иң истә калган сорауларның берсе мондый булды: «Бүген балалар, яшьләр — телефоннарда, социаль челтәрләрдә. Татар теленә игътибар көннән-көн кими. Шушы шартларда балаларны ничек иҗатка җәлеп итәргә? Әгәр кемдер яза башлаган икән, ул ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итә ала?»
— «Яңа исем» дип аталган иҗат лабораториясе эшли, аның инде икенче сезоны тәмамланып килә. Яңа сезоннары да булыр дип өметләнәм, — диде Дания Нәгыйм. — Анда яңарак кына иҗат дөньясына атлап кергән яшьләрне җыялар, шулай ук күпмедер иҗат иткән кешеләр дә монда осталыкларын арттыра ала. Әгәр язасыгыз килә икән, шушы лабораториягә мөрәҗәгать итеп үзегезгә бик күп файдалы мәгълүмат алаласыз. Остазларның яшь каләм тибрәтүчеләр белән эшләве миңа калса иҗатка бик нык рухландыра. Әдәби конкурсларга шигырьләрегезне, башка жанрлардагы язмаларыгызны җибәрергә оялмагыз. Берсендә күрмәсәләр, икенчесендә игътибар итәрләр яки икенче елда сезгә уңыш елмаер.
— Кырык ат җигеп бер кешене су янына китереп була, ләкин аны су эчәргә мәҗбүр итеп булмый, — дип саный Рүзәл Мөхәммәтшин. — Мин аңлыйм, бүгенге вәзгыять мәңге дәвам итмәячәк, һичшиксез якын арада нидер үзгәрәчәк. Аңа кадәр кемдер телне җуячак, татар халкы сан ягыннан да кимергә мөмкин, ләкин татарда минем кебек «диваналар» шактый, минемчә. Менә шул «диваналар» телебезне дә, әдәбиятыбызны да, мәдәниятебезне дә, сәнгатебезне дә, милләтебезне дә бик озак, озак, озак еллар буе саклап калачак, үстерәчәк. Менә бу исемлектә сез бармы, юкмы? Бу сорауга һәркем үзе җавап бирергә тиеш.
Кичә ахырында «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы җитәкчесе Флюра Шәйхетдинова оештыручыларга, кунакларга, катнашучыларга рәхмәтен белдерде һәм мондый очрашулар дәвам итәр дигән теләктә калды. Килгән яшьләрнең кайберләре кичә беткәч тә Казан кунакларына үз сорауларын яудырдылар, телефоннар алыштылар, алга таба аралашып тору турында килештеләр.
Киләсе «Әдәби атнакич» 19 декабрьдә узар дип көтелә.
Яңа комментарий өстәргә