Язучы, прозаик Рәҗәп БӘДРЕТДИННЕҢ Татмедиадагы Әдәби кафеда “ТОМАН ТОЗАГЫНДА” дип исемләнгән яңа китабын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү кичәсе булып узды. Кичә – Илаһи бер очрашу – Китап туе булып, күңелләрдә мәңгегә уелып, шаулап – гөрләп үтте.
“Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садиков, махсус проект кысаларында, авторның яңа китабы дөнья күрүе белән котлады, иҗат уңышлары теләде. Берлек рәисе Ркаил Зәйдулла исеменнән аның урынбасары, шагыйрә Алинә Хисамиева сүз алды һәм сәламнәрен, котлауларын ирештерде.
Чарага журналистлар, китап укучылар, Рәҗәп Бәдретдин иҗатын яратучылар, Балтач якларыннан Радия Нәҗмиева җитәкчелегендәге иҗат төркеме – якташлары да килгән иде. Әдәбият галимнәре, тәнкыйтьчеләр, филология фәннәре докторлары: Хатыйп Миңнегулов, Ләйлә Минһаҗева, Венера Макарова, КФУ ның татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнуллина әсәргә карата югары бәяләрен бирделәр. Авторның иҗади табышы, уңышы, яңалыгы белән таныштырдылар; Казанның мәдәният һәм сәнгать университетында Салават Фәтхетдинов классында укыган җырчы, үзе дә махсус хәрби операцияда булган һәм яраланып кайткан Саба егете Ленур Биктимеровның да кичәгә килүе очраклы хәл түгел иде. Ул махсус хәрби операцияда һәлак булган егетләргә багышланган тирән кичерешле җырларын бүләк итте.
Кичәдә Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, язучылар, шагыйрьләр: Зиннур Мансуров, Нәбирә Гыйматдинова, Рафис Корбан, Вакыйф Нуриев, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире, язучы Алмаз Гыймадиев һәм башкалар авторга котлауларын, җылы сүзләрен ирештерде. Казанның 39 мәктәбе укучысы, “Әллүки” курайчылар студиясенә йөрүче Луиза Аитова биредә катнашучыларны милли курай моңнары белән каршы алды һәм озатып калды. Кичәне Арча педагогия училищесында китап авторы белән бер төркемдә укыган сабакташы, Татарстанның халык артисты Фәнис Җиһанша алып барды.



Яңа комментарий өстәргә