Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәмзия Габделхакова Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премиягә лаек булды

25 апрельдә, Әлмәттә Габдулла Тукайның тууына 139 ел тулу уңаеннан уздырылган Шигырь бәйрәмендә күренекле язучы Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премияләр тапшырылды.

«Әдәбият» номинациясендә җиңүче дип каләмдәшебез, ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге әгъзасы Рәмзия Габделхакова танылды! Чын күңелдән котлыйбыз! Бу аның беренче бүләге генә түгел. Р. Габделхакова — Ш. Бикчурин (1998), Утыз Имәни (2015), С. Сөләймәнова (2019), Фатих Хөсни (2025) исемендәге премияләр лауреаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2015).

«Сәнгать» номинациясендә Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты Фаил Сафиуллин һәм «Мириданс» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Илнур Әһлиуллин лауреатлар дип игълан ителде.

«Журналистика» номинациясендә Әлмәт районы башлыгы урынбасары Роза Әфләтунова кулыннан бүләкне Рәмилә Хәмидуллина алды.

Иң күп бүләкләнүчеләр — «Иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен» номинациясендә. Премияләр Р. Нәгыймов исм. балалар сәнгать мәктәбе һәм Р. Фәхретдин исм. 1нче гимназия коллективларына, «ТаграС-ТрансСервис»ның әйдәп баручы инженеры Наил Вилдановка, шулай ук ветераннар хәрәкәте активисты Валентина Сабуровга тапшырылды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Май
20
Ср
Сәмига Сәүбәнова
Май
23
Сб
Май
24
Вс
Алмаз Мансуров
Май
26
Вт
Ихтияр Гаязов