Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәхмәт сүзе

Язучы Шаһинур Мостафинның гаиләсе һәм якын туганнары, аны сонгы юлга озатуны оештырган, анда катнашкан, ярдәм күрсәткән Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, Язучылар Берлеге рәисе Данил Салиховка, язучыларга, Мамадыш муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе Анатолий Петрович Ивановка, аның кул астында эшләүче барлык җитәкче-оештыручыларга, Мамадыш шәһәре туган төбәкне өйрәнү музей хезмәткәрләренә, Урта Кирмән авыл җирлеге башлыгы Хасанов Булат Фаязовичка, Урта Кирмән урта мәктәбе коллективына, авылдашларыбызга, якташларыбызга, тугры дусларына, туганнарыбызга һәм соңгы елларында аның тормышында һәм иҗатында зур терәге, тугры тормыш юлдашы булган, армый-талмый аны яшәтер өчен бар көчен кызганмый тырышкан Фирая ханым Маликовага, аның балаларына, кияү-киленнәренә, барча туганнарына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина