Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Рәхимов Җәмит

(1935–1996)

Җәмит Гата улы Рәхимов 1935 елның 13 гыйнварында хәзерге Татарстан Республикасының Лениногорск (элеккеге Шөгер) районы Иске Шөгер авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1953 елда Иске Шөгер урта мәктәбен тәмамлагач, өч елга якын Әлмәт нефть һәм газ хуҗалыкларында оператор һәм электромонтер булып эшли, аннары, туган авылына кайтып, комсомолның Шөгер район комитетында әүвәл инструктор, соңрак икенче һәм беренче секретарь вазифаларын башкара. 1959 елда район үзәге Лениногорск шәһәренә күчерелгәч, Җ.Рәхимов та шунда күчеп килә һәм ун ел буе район газетасы редакциясендә авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать бүлекләрен җитәкли. 1955–1961 елларда, төп эшеннән аерылмыйча, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аннары, 1970 елда, Лениногорск нефть техникумын тәмамлый. Җитмешенче елларда Җ.Рәхимов скважиналарны капиталь ремонтлау идарәсендә мастер һәм нефть хуҗалыкларында инженер хезмәтендә була.

Җәмит Рәхимовның язучы буларак калдырган әдәби мирасын шартлы рәвештә ике өлешкә бүлеп карарга мөмкин. Аның беренче өлешен узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында туган ягы – Татарстанның нефть чыгару төбәкләрендә барган җәмгыятьтәге үзгәрешләрне, авыл халкы һәм нефтьчеләр тормышын яктырткан күпсанлы очерк язмалары, мәкаләләр һәм китаплар тәшкил итсә, икенче өлеше исә заман һәм тарихи темаларга багышланган сәнгатьле проза әсәрләреннән гыйбарәт. Тарихи әсәрләреннән бигрәк тә аның «Батырша» романы киң яңгыраш таба. Татар халкының патша колонизаторларына каршы 1755 елдагы мәгълүм баш күтәрүен, аның мәшһүр җитәкчесе, милли азатлык хәрәкәте идеологы, имам хатип һәм мәдрәсә мөдәррисе Абдулла Алиевнең (Батыршаның) каһарманлыгын тарихи документаль чыганаклар нигезендә гәүдәләндергән, шул чор татар тормышын, аның гореф-гадәтләрен, төрле катлау кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне, олпатлык вә вак җанлылык, намуслылык вә хыянәтчелек, дуслык вә дошманлык, мәхәббәт вә нәфрәт кебек каршылыклы әхлакый сыйфатларны төрле вакыйгалар һәм кеше образлары үрнәгендә калку итеп сурәтләгән «Батырша» романы ХХ йөз татар мили әдәбиятының тарихи роман жанрында язылган күренекле әсәрләреннән берсе булып санала.

Аңа 1985 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. Тарихи темаларга күптөрле иҗади хыяллар белән яшәгән Җәмит Рәхимов 1996 елның декабрь аенда фаҗигале рәвештә вафат булла Җ.Рәхимов – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Алтын яткан җирләрдә: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 48 б. – 3000 д.

Кобзарь – Тукай кунагы: очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 70 б. – 4000 д.

Якташларым: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 70 б. – 6000 д.

Батырлык чакрымнары: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 157 б. – 1500 д.

Өлешемә тигән көмешем: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 133 б. – 8000 д.

Тәвәккәл таш яра: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 198 б. – 9000 д.

Сагыш: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 104 б. – 5000 д.

Батырша: тарихи роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 460 б. – 50000 д.

Батырша: тарихи роман. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 479 б. – 25000 д.

* * *

Дорогу осилит идущий: повесть / пер. с татар. А.Буртынского. – М.: Современник, 1980. – 285 с. – 30000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Р ә х и м о в Җ. Мин ничек язучы булдым // Әлмәт таңнары. – 1993. – 13 март.

Г л у х о в И. Олы әдип // Зәй офыклары. – 1997. – 8 гыйнв.

Х ө с н у л л и н Ф. Сагыш // Заман сулышы. – 2000. – 26 февр.

Ш а м с у а р о в Т. «Батырша»лар халык җанында // Заветы Ильича. – 2000. – 18 апр.

Б ә ш ә р Р. Шөгерләргә барам әле… // Мәйдан. – 2005. – № 1. – 108–110 б.

Ә х м ә д и е в Н. Нефть бишегендә туган әдип // Казан утлары. – 2005. – 108–110 б.

М и ң л е б а е в К. Батыршалар токымыннан иде ул // Мәдәни җомга. – 2005. – 21 гыйнв.

Язучылар