Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Әлмәт татар дәүләт драма театрында Рәфкать Шаһиевның тугралар күргәзмәсе ачылды

14 мартта Әлмәт татар дәүләт драма театрында тамашачылар хозурына шәхси тугралар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Барлыгы 28 эш. Аларның авторы — язучы, филология фәннәре кандидаты, Р.Төхвәтуллин, С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты, «Әлмәт таңнары» газетасының баш мөхәррире, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеген ун ел буена җитәкләгән Рәфкать Шаһиев.

«Җәй көне ниятьләгән гамәлебез, изге Рамазан аенда тормышка ашты Аллаһка шөкер. Без бөтен театрыбыз белән бәхетле, чөнки артситларыбызның үзләренең тугралары бар. Тугра — ул элек ханнарда гына булган», — дип билгеләп үтте драмтеатр директоры Фәридә Исмәгыйлева.

Рәфкать Шаһиев сүзләренчә, тугралар — ул театрга булган мәхәббәтенең чагылышы.

«Беренчедән, мин актерларның хезмәтен яратам, хөрмәт итәм. Башта Роза Салихованың туграсын ясаган идем, аннары үземә дә кызык булып китте һәм алар белән аралашкан, газетада мәкаләләр чыгарган актерларның тугралары эшләнде, алга таба барысын да эшләп чыгармын дип уйлыйм. Холыкларын ничек күрәм, шулай бирергә тырыштым. Бу гарәп язуы Рамазан аенда, шушы Коръән хәрефләре, Аллаһының көдрәте белән безнең артисларга иҗат уңышлары, сәламәлек бирсен һәм минем ихластан аларга булган мәхәббәтемнең чагылышы итеп кабул ителсен иде», — диде ул.

Артислар рәхмәт йөзеннән Рәфкать Шаһиевка атынгыч кәнәфи бүләк иттеләр.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева
Май
7
Чт
Дания Нәгыйм