Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Пенза өлкәсе Татар Кынадысы авылында Гадел Кутуйның 120 еллыгына багышланган бәйрәм булды

17-18 ноябрьдә Пенза өлкәсе Татар Кынадысы авылында Гадел Кутуйның 120 еллыгына багышланган төбәкара конференция һәм мәдәни чаралар узган.

«Татар Кынадысы авылында 3 меңгә якын кеше яши, мәктәптә 600ләп бала укый. Татарча матур чыгыш ясаган укучыларны күрдек. Авыл балалары Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәрен сәхнәләштерде, шигырьләрен сөйләде. Язучының иҗаты, тормыш юлы турында докладлар тыңладык. Балаларның активлыгы, кызыксынучанлыгы бик ошады», – диде «Татар төбәкчеләре җәмгыяте» рәисе Альберт Борһанов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Альберт Борһанов Татар Кынадысы авылында бер урам Гадел Кутуй исемен йөрткәнен, мәктәптә язучының музее барлыгын әйтте. Кунакларны музей белән таныштырганнар.

Конференциядә Альберт Борһанов Гадел Кутуйның тормыш юлы үрнәгендә татар шәхесләренең роле һәм аларның исемен мәңгеләштерү турында чыгыш ясаган.

Гадел Кутуйның 120 еллыгына багышланган ике көнлек чаралар Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни автономиясе һәм Татарстанның «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча ресурс үзәге» ярдәмендә үткәрелгән. Аларда Татарстан Республикасыннан, Пенза, Самара, Саратов өлкәләреннән галимнәр, укытучылар, язучылар, мәктәп укучылары катнашкан.

tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр