Парижның Көнчыгыш телләре һәм мәдәниятләре милли институтында (INALCO) татар язучыларының китаплары тәкъдим ителгән.
- «ANTHOLOGIE DE LA PROSE TATARE CONTEMPORAINE» («Хәзерге татар прозасы антологиясе»; төзүчесе – Ленар Шәех) һәм Ленар Шәехнең «MON COEUR BRÛLE COMME UN FEU» («Йөрәккәем янганга») китаплары 2021 елда, ә Роза Туфитуллованың «GOULSOUM» («Гөлсем») романы 2023 елда L’Harmattan нәшриятында французча 1500әр данә булып дөнья күргән иде.
«Франциядә татар әдәбиятына кызыксыну бар, әмма алар өчен әлегә без ерак планета кебек. Татарлар турында гомуми күзаллау булса да, тарих һәм әдәбият аша танышу бик аз дәрәҗәдә. Безнең хакта күзаллауны тудыручы милләттәшебез ул – Рудольф Нуриев. Тагын халкыбыз турында белгертүнең иң үтемле мәдәни юлы – әдәбият. Укучыга бүгенге авторлар кызык, шуңа күрә әлеге проектларны башкарып чыктык», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Парижда зур тантанада катнашкан татар язучысы Ленар Шәех.
Чарада L’Harmattan нәшриятының «Рус горизонтлары» сериясе директоры Филипп Юркович, өч китапның тәрҗемәчесе Кристоф Тронтен, Сорбонна университеты профессоры Сәлим Йылмаз, Төркиянең Сәлҗук университеты мөгаллиме Алсу Шәмсутова, Россиянең Франциядәге илчелегенең фән, югары белем, инновацияләр һәм яңа технологияләр буенча киңәшчесе Игорь Носков, Парижда белем алуларын дәвам итүче милләттәшләребез Илшат Сәетов һәм Гүзәл Сабирова һ.б. катнашкан.
Тантананы әдәбият галиме, язучы, Көнчыгыш телләре һәм мәдәниятләре милли институтында төрек теле һәм әдәбияты буенча доцент, «Хәзерге татар прозасы антологиясе» һәм Роза Туфитуллованың «Гөлсем» китабына кереш сүз язган Тимур Мухидин алып барган. Ленар Шәех татар әдәбиятының үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләп, татар мәдәнияте белән таныштырган.
«Парижга сәфәр искиткеч матур тәэсирләр калдырды. Өч сәгатьтән артык татар әдәбияты турында барган сөйләшү французларның кызыксындырган сораулары күплеген күрсәтте. Филипп Юрковичка һәм Тимур Мухидинга презентацияне оештырулары өчен рәхмәт. Төркиядән махсус килгән милләттәшебез Алсу Шәмсутованың да катнашуы әлеге чараны тулыландырып җибәрде», – диде Ленар Шәех.
Алсу Шәмсутова француз язучыларының әсәрләрен дә татар теленә тәрҗемә итү кирәклеген, бу гамәлнең ике милләт арасындагы әдәби-мәдәни багланышларны тагын да үстерәчәген әйтте.
«Татарстанны, аның мәдәниятен таныту эше дәвам итә. Россиядә югары мәдәниятле, толерантлыгы белән аерылып торган, төрки әдәбиятлар арасында көчлеләрдән саналган язучылары белән дан тоткан татар халкы яшәвен башка милләтләр дә, аеруча Европа халкы ныклап белүен телибез», – диде Алсу Шәмсутова һәм Татарстандагы мәдәниятләр диалогын ассызыклап үтте.
Алсу Шәмсутова тәкъдиме белән 1901–1906 елларда Парижның Сорбонна университетында белем алган, 1920 елларда биредә төрки халыклар тарихы буенча лекцияләр укыган, 1924 елдан Төркия Республикасын төзүгә Мостафа Кәмал Ататөреккә ярдәмгә чакырылган танылган татар җәмәгать эшлеклесе Садри Максуди искә алынган.
«Казан университетында укый башлаган чордан бирле, Садри Максудиның Исмәгыйль Гаспралы киңәше белән Париждагы Сорбонна университетында хокук фәннәре белгечлеге алуын өйрәнеп, татарлар өчен бик горурланган идем. Ул укыган бинада аны искә алуыбыз танылган милләттәшебезнең Европада төрки-татар тарихын, мәдәниятен таныту юлында башкарган эшләренә тирән ихтирамыбыз билгесе булып кабул ителсен иде», – диде Алсу Шәмсутова.
Кунаклар өчен Сорбонна университетында лингвистлар Клод Ажеж һәм Роберт Мартиннан белем алган профессор Сәлим Йылмаз уку йорты буенча экскурсия үткәргән һәм уку йорты аудиториясендә лекция укыган.
https://tatar-inform.tatar
Яңа комментарий өстәргә