Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче, 64 нче санлы “Сөембикә” балалар бакчасы мөдире, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, каләмдәшебез, дистәләгән китап авторы Нурзия Мирхазова, башкалабыз – Казанда татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен республика күләмендә уздырыла торган “Туган тел” фестиваленең даими спикеры булып тора.
Алдагы елны “Туган тел” фестивалендә катнашучылар өчен яшь буынны тәрбияләүдә әби-бабаларыбызның роле алыштыргысыз булуын дәлилләп “Кабатланмас шәхесләр тәрбияләүдә гаилә йогынтысы” турында чыгыш ясап, осталык дәресе (мастер-класс) күрсәткән булса, бу юлы балаларга адресланган китапларын, әти-әниләр, педагоглар, студентлар өчен язган методик әсбапларын һәм тәрбияви мәкаләләрен үз эченә алган, “Иҗатымда – сабыйларга тәрбия, туган телгә мәдхия” дип исемләнгән саллы күргәзмә оештырды. Күргәзмәдә урын алган китаплар буенча кызыклы вә әһәмиятле әңгәмә куертты һәм фестиваль кунакларына “Бәхет орлыгы” дип исемләнгән китабын бүләк итте.
Гомумән фестивальдә спикер буларак катнашу республикабыз буенча бары тик биш балалар бакчасына бәхет елмайган: Казан, Түбән Кама шәһәре, Мөслим, Бөгелмә, Питрәч муниципаль районнарында хезмәт куючы алдынгы педагоглар тәҗрибә уртаклашканнар. Бәйрәм төсмерен чагылдырган, мөһим эчтәлекле чарада Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һәм педагогика фәннәре докторы, профессор Фираз Харисов кебек күренекле шәхесләр дә катнашты. Татар мохитен булдыру, укыту һәм тәрбия бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү, балаларның туган телгә булган кызыксынуларын арттыру мәсьәләләре яктыртылды.
“Туган тел фестивале”н оештыруда күрсәткән ярдәме һәм алдынгы тәҗрибә белән уртаклашканы өчен каләмдәшебез – Нурзия Мирхазова рәхмәт хаты белән бүләкләнде.




Яңа комментарий өстәргә