Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нурлатта Тукай көне

Бөек шагыйребезнең 137 еллыгы, Туган тел бәйрәме Нурлат шәһәрендә дә киң колач белән үтте. Һәркайда Тукай рухы сизелеп торган кебек булды ул көнне, мәдәният учакларында аның үлемсез әсәрләре яңгырады. Бәйрәм үзе әүвәл үзәк китапханәдә “Микрофон каршында Тукай турында шигьри сүзебез” дигән шигарь белән бащланып китте. Биредә әдәбият сөючеләрнең олы-кечесенә сүз алып, Тукайга мөнәсәбәтен, мәхәббәтен белдерергә мөмкинлек бар иде.

Аннары күңелле мәҗлес Мәдәният йорты янындагы Театр бакчасында дәвам итте. Шагыйрьнең әсәрләре буенча балалар ясаган кул иҗаты, эшләнмәләр күргәзмәсе тәкьдим ителде, каланың бөтен тәрбияләү һәм белем бирү йортларыннан затлы милли киемнәр киеп җыйналган нәниләрнең, яшь талантларның Тукай шигырьләрен татар, урыс, инглиз телләрендә чын сәнгатьчә оста башкарулары, җыр-биюләре сокландырды. Татарстан язучылар берлеге әгьзасы, республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре Илдус Диндаров һәм бүтән җирле шагыйрьләрнең чыгышлары нур өстенә нур өстәде. Бәйрәм тантанасы, көчле аккорд булып, Тукайның дусты һәм иҗатташы, атаклы якташыбыз Габдулла Кариев һәйкәле янында төгәлләнде. Монда исә беренче урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылар әлеге даһилар яшәгән дәверне чагылдырган спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр.

Рәсемдә: Туган тел бәйрәмен оештыручылар Габдулла Кариев һәйкәле янында.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Фев
10
Вт
Солтан Шәмси
Фев
18
Ср
Фев
22
Вс
Рәҗәп Бәдретдинов
Рәҗәп Бәдретдинов
Фев
24
Вт
Ильмира Гыймаева