Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нурлатта Илдус Диндаровның китаплары чыгу уңаеннан әдәби кичә узды

22 апрельдә Нурлат шәһәренең Мәдәният йортында Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Нурлатның мактаулы гражданины Илдус Диндаровның “Торна күзе” һәм “Кояшлы көннәрем, айлы төннәрем” исемле китаплары чыгу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә булды.

Райондашлары  якташ әдипнең  шигырьләрен, проза әсәрләреннән өзекләр укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Язучы үзе дә җөмһүриятебездәге әдәбият яңалыклары турында сөйләде, ана теленә һәм милләткә мөнәсәбәтле четерекле мәсьәләләрне яктыртты,  өр-яңа иҗат җимешләре белән, шул исәптән Тукай көне хөрмәтенә язылганнары белән таныштырды.


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина