Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Ни өчен Зөлфәтнең йөрәген былбыл чаккан?

24 майда Г.Камал театрында күренекле шагыйрь Зөлфәтнең тууына 75 ел тулу уңаеннан оештырылган әдәби-музыкаль кичә   “Чытырманда былбыл сайрый” дип исемләнгән иде. 15 ел элек арабыздан киткән шагыйрьнең иҗатын белүчеләр мондый баш исемнең очраклы булмавын яхшы аңлый. Чакыру  кәгазенә  эпиграф итеп Зөлфәтнең  атаклы шигырь юллары чыгарылган:

Рәхмәт, дөнья,

Язмышның син миңа

Тоташ шигырьлесен сайладың,-

Йөрәгемне былбыл чакты минем,

Һәм өздереп елан сайрады!..

Бу кичә тоташ Зөлфәт шигырьләреннән, ул иҗат иткән сүзләргә язылган җырлардан һәм шагыйрьнең  үзе, дуслары кайчандыр ясаган чыгышларны күрсәтүче видеокадрлардан гына торды. Шунлыктан сәгать ярымлык әдәби-музыкаль композициягә искиткеч зур мәгънә тынгычлап тутырылган булып чыкты.  Кичәне музыкаль яктан  бизәгән оркестр, сәхнәгә чыккан талантлы җырчылар, шагыйрьнең экраннан мөрәҗәгать иткән каләмдәшләре Зөлфәтнең әсәрләре кебек затлы һәм милли рухлы иделәр.

Нәкъ шул көнне Камал театрының күршесендә урнашкан йорт диварына (Татарстан урамы, 7) Зөлфәткә истәлек тактасы ачылу һәм аның хөрмәтенә матур кичә оештырылу бу эшләрне башкаручылар (ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге, Г.Камал исемендәге академия театры) үзләренең милли әдәбиятны үстерү һәм талантлы шагыйрь иҗатын хәзерге буынга җиткерү буенча изге бурычларын үтәвен дәлилли.

Бу үзенчәлекле чараны “Татар-информ” агентлыгы интернет сәхифәсендә карау мөмкинлеге булу Зөлфәтнең юбилеен мөһим иҗттимгый вакыйга буларак таныта. Зөлфәтне, аның иҗатын сагынучылар  https://tatar-inform.tatar/video/zolfet-5852229 интернет сәхифәсен ачып бу әдәби-музыкаль кичәнең ничек үтүен  күрә алалар.

Үз заманының гына түгел, гомумән  татар милләтенең мең еллык катлаулы тарихын, бай рухын чагылдырган шәхес сүнеп калал алмый. Әгәр дә  “йөрәген былбыл чаккан” шагыйрь Зөлфәт онытыла калса,  милләтебез өчен зур фаҗига булыр иде.

Хәзер 2007 елда вафат булган Зөлфәт язмышының, аның иҗатының шактый хәзер актуалләшеп китүе күзгә ташлана. Чөнки соңгы елларда шагыйрь Зөлфәтне күрмәгән, ишетмәгән буын үсеп, аякка баскан.  Әмма  милли мәдәният мохитенә хәзерге чорда килеп кергән яшьләр шагыйрь Зөлфәткә (Маликов) караганда талантлы драматург, прозаик һәм җырчы Зөлфәт Хәкимне яхшырак беләләр яки бу ике шәхесне аерып бетермиләр. Ә безнең замандагы “даһилар” арасында (алар чыннан да даһи буларак әдәбиятка керәчәкләр) ике Зөлфәт булу аларны өйрәнү, иҗатлары белән таныштыру бурычын куя. Бу нисбәттән шагыйрь Зөлфәт кичәсе бик әһәмиятле вакыйга булып тора.

Тагын бел хикмәтле күренеш: инде 15 ел элек арабызда булмаган, шул чорда 1-2 китабы белән үзе турында хәбәр салган шагыйрь Зөлфәтне хәтерләүчеләр, сагынучылар шактый күп икән. Зөлфәтнең нинди әсәрләр язуын, аның сүзләренә нинди җырлар язылуын сорашучылар күп булды. Икенче яктан карганда, аны онытымаучылар да бихисап икән. Шагыйрь тормышын искә алырга, шигырь тыңларга килүчеләр Г.Камал театры залын шыгырым тутырган иделәр.

Бу кичәдә Зөлфәт шигъриятенең нинди кайнар, көчле булуын искә төшерергә мөмкинлек туды.  “Торгынлык” елларында үз кыйбласын, үз фикерен, шигърият мәйданына чәчрәп килеп чыккан, милли иманын югалтмаган шигърият фанатигы Зөлфәт әсәрләренә сусау, өр-яңа ихтыяҗ туган хәзер! Зөлфәтне яңадан укырга, иҗаты белән тулырак, тирәнрәк танышырга, яшьләргә ачарага вакыт җиткән. Бу шәхес һәм татар рухы бөркелеп торган шигърият моңа һичшиксез лаеклы.

                                                                     

Римзил Вәлиев https://tatar-congress.org


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева