Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Нәҗибә Сафина: “Зәй тагын да Мөдәррисләр бирсен”

Билгеле булганча, бу көннәрдә Зәй районында татар әдәбияты көннәре бара. Бүген ул күп кенә олы әдәби премияләр лауреатлары, Татарстанның халык шагыйре Мөдәрис Әгъләмов иҗатына багышланган зур чара белән үтте. Әлеге чарада әдипнең тормыш иптәше, шагыйрә Нәҗибә Сафина, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, якташыбыз, филология фәннәре профессоры Хатыйп Миңнегулов, язучы-шагыйрьләр Равил Фәйзуллин, Ләбиб Лерон, Факил Сафин, Марсель Галеев, Әлфия Ситдыйкова, Лилиря Гыйбадуллина катнаштылар.

Кунаклар иң башта Мөдәрис Әгъләмов белем алган Түбән Биш мәктәбендә укучылар белән очрашты.

Аларны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин озатып йөрде. Биредә язучылар шагыйрь иесеме белән аталган татар теле һәм әдәбияты сыйныфында булдылар, аңа аталган музей почмагын карадылар. Укучылар да, әдипләр дә Мөдәрис Әгъләмов иҗаты, аның шигырьләрен сөйләп кинәнделәр. Җылы аралашу бергәләшеп “Туган тел” җырын башкару белән төгәлләнде.

Ә аннан соң Мөдәрис Әгъләмовны искә алу Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә дәвам итте. Гимназиянең “Сәяр” балалар театры кунакларга саф татар телендә сәхнәләштерелгән спектакль күрсәттеләр. Гимназия укучысы Әминә Хөснетдинованың Мөдәрис Әгъләмовның “Матурлык минем белән” шигырен тирән хисләр белән башкаруы барысын да әсир итте.

Кунаклар шәһәр уртасында сафка бастырылган Таҗетдин Ялчыголның истәлек билгесенә чәчәкләр куюда да катнаштылар.

Ә төп чара Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәдә үтте. Биредә кунакларны район башлыгы Разиф Кәримов каршы алды. Монда укучылар арасында игълан ителгән Мөдәрис Әгъләмов шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләү бәйгесе җиңүчеләре чакырылган иде, шулай ук сәнгать мәктәбе тарафыннан оештырылган әдип әсәрләренә рәсемнәр конкурсы эшләренән дә күргәзмә тәкъдим ителде. Сәрия Батршина җитәкчелегендә китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән әдәби-музыкаль кичә бер тында үтте.

– Без шушы җирлектән чыккан бөек әдибез Мөдәрис Әгъләмов белән чын күңелдән горурланабыз. Безнең Түбән Биш мәктәбе үзе генә дә республикабызга өч Тукай премиясе лауреаты биргән белем йорты. Күптән түгел шуларның берсе Николай Дунаев истәлегенә зур иҗат кичәсе үткәрдек, хәзер менә Мөдәрис Әгъләмовны искә алабыз, алдагы көннәрдә авылларыбыз мәктәпләрендә Рабит Батулла белән очрашулар уздыру күздә тотыла. Максатыбыз яшь буынны әнә шундый олуг затлар үрнәгендә тәрбияләү. Бөек шәхесләргә бай булган Зәй җире киләчәктә дә уңдырышлы булсын дигән теләк белән яшибез, – дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов.

Иҗади очрашу язучы-шагыйрьләр, район сәнгать осталары чыгышлары белән аралашып барды.

Билгеле булганча, Мөдәррис Әгъләмов 1946 елның 13 октябрендә районыбызның Биш Субашы (Пуст-Ашыт) авылында колхозчы гаиләсендә туган. 1965 елда Түбән Биш авылының урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ике ел Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган. 1968-1973 елларда Тукай районының Яңа Гәрдәле урта мәктәбендә тарих укытучысы, аннары Чаллы шәһәрендәге Халык театрында режиссер ярдәмчесе булып эшләгән. Ә 1974 елдан ул Казанда яши һәм язучы – шагыйрь буларак әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

Мөдәрис Әгъләмов әдәбиятка балалар матбугаты аша килеп керә һәм бу юнәлештәге иҗатын беркайчан да туктатмый. Ул шактый вакытлар татар балалар газетасы «Сабантуй» һәм «Ялкын» журналы редакцияләрендә эшли. Кече яшьтәге балаларга атап язган шигырьләре өчен Башкортстанның Фатих Кәрим һәм Татарстан язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләре белән бүләкләнә. Ә 1992 елда «Киләчәккә кайту», «Мин әйттем» китаплары өчен Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2006 елда аңа «Татарстанның халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелә.

Тормыш иптәше Нәҗибә Сафина аның белән гомер иткән елларын кичә барышында бик сагынып сөйләде.

– Мин 17 ел дәверендә бик бәхетле яшәгәнемне Мөдәрисне югалткач аңладым. Без матди яктан бай яшәмәсәк тә, безнең күңелебез бай иде. Без үзебез иҗат иткән шигырьләрне, әсәрләрне бер-беребезгә сөйләп күңел хөрлеге кичерә идек. Ә иҗатың белән уртаклаша алыр кешең булмау ул фаҗига. Зәй төбәге дә Мөдәрисе булуы белән бәхетле. Мин аны үз туган җирендә хөрмәтләүләрен күреп сөендем, алга таба да бу әдәби мирас буыннан-буынга күчерелеп дәвам итсен, Зәй тагын да Мөдәрисләр бирсен, – диде ул.

Ркаил Зәйдуллада Мөдәрис Әгъләмов белән якын дуслар булып яшәгән вакытларын матур истәлекләргә бай мизгелләр булды дип сөйли.

– Мөдәрис белән аралашып яшәгән вакытларда иҗат кешеләренә хас булганча, еш кына төрле хатирәләргә “су” кушып, тәмләп сөйләргә ярата иде. Тик менә туган төбәге Зәй турындагы хатирәләрен, авыл кешеләрен, сыйныфташларын искә алганда аның күзләре очкынланып китә, ул аларны ничек бар шулай яратып сөйли иде. Шуңа күрә, мин зәйлеләрнең, бигрәк тә яшь буынның аның турында күбрәк белергә омтылуын, аны истә тоту өчен мөмкин кадәр күбрәк эшләүләрен – фәнни конференцияләрдә өйрәнүләр уздыруларын, шигырьләрен күпләп истә калдыруларын теләр идем, – дип белдерде Язучылар берлеге әгъзасы.

Җылы аралашудан актив китап укучылар, балалар, әдәбият сөюче зәйлеләр җан азыгы алып, рухи баеп киттеләр.

https://zainsk-inform.ru


Яңа комментарий өстәргә

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Язучылар

Туган көннәр

Май
28
Чт
Вера Хәмидуллина
Май
29
Пт
Ханисә Алишина
Май
31
Вс
Алинә Хисамиева
Июн
1
Пн
Гүзәл Яхина
Июн
2
Вт
Ольга Левадная