Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Муса Җәлил премиясе ияләре билгеле – исемлек

Муса Җәлил исемендәге премиягә лаек булучыларның исемнәрен Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла атады.

«Дүрт номинациядә лауреатлар билгеләнде. «Шаян ТВ» телеканалы – зур популярлык казанды. Балаларны, яшүсмерләрне телебезгә җәлеп итте, төрле бәйгеләр үткәрә, яшь талантларны үстерү, телне, сәнгатьне, әдәбиятны популярлаштыра. Аннан соң, әдәбият буенча яңа лауреатыбыз – шагыйрь Рифат Сәлах, җыр сәнгатендә – җырчы Илүсә Хуҗина, театр сәнгатендә – Камал театры актерлары Фәннүр Мөхәммәтҗанов һәм Ләйсән Гатауллина», – диде ул.

Ркаил Зәйдулла премия ияләрен «лаеклы яшьләр» дип бәйләде һәм тәбрикләү сүзләрен әйтте.

«Муса Җәлил – горурлыгыбыз. Безнең илдә аның шигырьләре һәрвакыт актуаль булыр. Аның шигырьләрен укыганда күңелдә өмет уяна. Үзенең үлеме белән, үзеннән соң килгән буыннарга өмет уятып калдырган бөек шагыйрь ул», – диде Татарстан Милли музеенда чыгышында Язучылар берлеге рәисе.

https://tatar-inform.tatar


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
25
Сб
Чулпан Зариф
Апр
27
Пн
Май
1
Пт
Майа Вәлиева