19 сентябрьдә 19:00 сәгатьтә Татарстан Милли китапханәсенең MOÑ мәйданчыгында яшь шагыйрәләр, музыкантлар катнашында «Йокмый йокым» музыкаль-шигъри кичәсе оештырыла.
«Без һәрберебез кайчан да булса бу хис белән очрашабыз. Еш кына ул көтмәгәндә ишелә, ишелә дә безне аптырашта калдыра: «Ә нишләргә соң миңа?». Шагыйрьләр шигырь яза башлый – бу аларның гашыйклыкка иң тәүге һәм табигый реакциясе. Гашыйклык чоры шигырьләре, гадәттә, күпкә чуаррак була, сүзләр чәчрәп-чәчрәп яңгырый. Аннары ул гашыйклык я кара күмергә кала, я күпкә тирәнрәк халәткә – яратуга күчә. Ә димәк шигырьләр дә үзгә төсмер ала. «Йокмый йокым»да шагыйрьләрнең бу хисне ничек кичерүен тыңларбыз. Алар белән бергә сак кына шушы өермәдәй халәткә чумарбыз», – дип хәбәр итә кичәнең оештыручылары.
Кичәдә шагыйрәләр Гүзәл Закирова, Миләүшә Гафурова, Айгөл Хәбибрахманова, музыкантлар Элина Ситдыйкова, Марат Шаяхмәтов, Алсу Мансурова, Тимур Милюков катнаша. Режиссер: Зилә Хөсәенова.
• Проект мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә гамәлгә куела.
https://tatar-inform.tatar
Яңа комментарий өстәргә