Татарстан Республикасы Язучылар берлеге

Минтимер Шәймиев җанисәп уңаеннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты

Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җанисәп уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте.

«Кадерле милләттәшләр!

Бөтенроссия халык исәбен алу — илнең бөтен халкы катнаша торган, ил үсеше өчен кирәкле, даими үткәрелүче чара. Аңа катнашу — ирекле гамәл, һәркемнең үз ихтыярында. Телне, милләтне саклау күзлегеннән карасак, җанисәп — безнең ни дәрәҗәдә татар булуыбызның иң ачык күрсәткече.

Һәрберебез үз нәселенең, үз гаиләсенең үткәненә күз салсын. Ата-бабалары ничек яшәгән? Аларга үз милләтен, телен саклап исән калу бервакытта да җиңел булмаган. Моны тарихтан да беләбез. Кайберәүләр, хәтта ватанын, ана телен яки татарча исемен югалтса да, милли җанын югалтмаган.

Чөнки милли хис — телисеңме, теләмисеңме — ана сөте белән кереп, каныбызда яши. Ата-бабаларыбызның васыяте, әманәте булып яши. Бу әманәтне тиешле иясенә — балаларыбызга, оныкларыбызга, яшь буынга, гомумән — киләчәгебезгә тапшырырга тиешбез! Әманәткә хыянәт итмик, милләттәшләр!

Безгә тапшырылган иң изге әманәт — ана телебез, милләтебез бездә тукталып-югалып калмаска тиеш. Аны буыннан буынга җиткерү — һәрберебезнең милләт каршындагы иң җаваплы бурычы. Әти-әниләребезне ярату, ата-бабаларыбызны ихтирам итү билгесе. Моны, халык исәбендә катнашып, турыдан-туры белдерү — иң үтемле, иң нәтиҗәле чара.

Без бу хокуклардан, әти-әни, әби-бабайларыбыз теләгәнчә, горурланып, тулысынча файдаланырга тиешбез. Акыл белән эш итик! Бердәм булыйк! Бердәм булсак, без, һичшиксез, булдырырбыз!» диелә мөрәҗәгатьтә.

“Татар-информ”

 


Яңа комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.

Язучылар

Туган көннәр

Апр
8
Ср
Валерий Трофимов
Апр
11
Сб
Апр
12
Вс
Әлфия Галимуллина