Казанның Галиәсгар Камал театры каршында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты бара.
Биредә шигъри перфоманс үткәрелде. Татарстанның халык шагыйрьләре, Тукай бүләге ияләре Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат һәм Ләбиб Лерон үзләренең 18 яшьтә язган шигырьләрен укыды. Татарстанның халык шагыйре һәм Тукай бүләге лауреаты Рабит Батулла бу көнне әдәби тәнкыйтьче буларак чыгыш ясады һәм каләмдәшләренең яшь вакыттагы иҗатына бәя бирде.
«Безнең фестивальгә быел 18 яшь. Шуңа күрә без шагыйрьләребездән 18 яшьтә язган шигырьләрен укуларын сорадык», – диде алып баручы Ләйлә Лерон.
https://tatar-inform.tatar
Яңа комментарий өстәргә